Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мамадышская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» / «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422190, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Гагарина, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-633-11-93;+7(855)-633-18-13 |
| E-Mail: | mamad-khi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Мамадышская школа-интернат" |
| Руководитель: | Галимханов Тагир Ахмадуллович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 126 учащихся, из них иностранных граждан - 1 |
| У нас учат: | 43 педагога |
Новости школы
Аулак өй
Опубликовано: 20.04.2017Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,
Искә төшерик әле.
Күңелле итеп бүген,
“Аулак өй “үткәрик әле.
Нәрсә соң ул аулак өй ? Берәр кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка, берәр җиргә китсә, бу өйдә аулак өй оештырганнар. Кызлар кул эшләрен алып кич утырырга җыелганнар. Кызлар булгач егетләр дә килмичә калмаган. Шул чагында киткән уен-көлке, бию, такмак әйтешү.
Бүген безнең мәктәбебездә дә, халкыбызның гореф-гадәтләрен укучыларыбызга җиткерү ниятеннән, аулак өй оештырылды. Укучыларыбызга бу йола турында мәгълүмат җиткерелде. Кичәбездә бергәләп җырлап, биеп, уеннар уйнап бик күңелле ял иттек.
Аулак өйдә уйнала торган уеннарны, җырлана торган җырларны бер көндә генә башкарып бетереп булмый. Алар безгә гасырлар дәверендә җыелып килгән. Без дә аларны сакларга, түкми чәчми киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Бу уеннарны гаилә бәйрәмнәрендә, туган көннәрдә дә уйнарга була.
К списку новостей










