Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мамадышская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» / «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422190, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Гагарина, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-633-11-93;+7(855)-633-18-13 |
| E-Mail: | mamad-khi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Мамадышская школа-интернат" |
| Руководитель: | Галимханов Тагир Ахмадуллович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 126 учащихся, из них иностранных граждан - 1 |
| У нас учат: | 43 педагога |
Новости школы
Карга боткасы бәйрәме
Опубликовано: 20.03.2017
Көннәр җылы, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз белән бергә килә.
Элек заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Шул йоланы истә тотып, безнең мәктәбебездә дә “Карга боткасы” бәйрәме үткәрелде. Йола буенча кичәбез бәйрәмгә хәзерлек эшләре белән башланып китте. Укучыларыбыз өйдән-өйгә йөреп, ботка пешерер өчен сый-нигъмәт җыйдылар. Бәйрәмебез мәкаль-әйтемнәр әйтешеп җыр-биюләр белән үрелеп барды. Икенче өлеше табигатьтә дәвам итте. Учакта ботка пешереп, уеннар уйнап, “Карга боткасы” белән сыйланып, кошларны сыйлап бәйрәмебез гөрләп барды.
К списку новостей










