Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мамадышская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» / «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422190, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Гагарина, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-633-11-93;+7(855)-633-18-13 |
| E-Mail: | mamad-khi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Мамадышская школа-интернат" |
| Руководитель: | Галимханов Тагир Ахмадуллович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 126 учащихся, из них иностранных граждан - 1 |
| У нас учат: | 43 педагога |
Новости школы
Сабантуй бәйрәменә яулык җыю
Опубликовано: 26.05.2016Милләтебезнең үзе кебек борынгы, гаярь, күңелле җыеннары, үзенә генә хас күркәм йолалары бар. Җаныбызга дәрт-дәрман, илһам өстәгәне – Сабантуй. Безнең мәктәбебездә дә, уку елын йомгаклап, һәр ел саен Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә алдан ук әзерлек эшләре башлана, быел да 26 майда яулык җыю бәйрәме оештырылды. Бу көнне мәктәбебез гөрләп торды, бүләк җыю җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды. Һәр хезмәткәр үзенең бүләген бирергә ашыкты. Бәйрәмнән укучыларыбызның әти-әниләре дә читтә калмады. Петровлар, Мингазовлар, Нагимовлар гаиләләре үз өлешләрен керттеләр. Бүләкләр өчен барыгызга да зур рәхмәт. Сабантуйларыбыз матур, күңелле үтсен, елларыбыз имин, тыныч булсын. Барыгызны да 28 майда үткәреләчәк Сабантуй бәйрәменә көтеп алабыз.
К списку новостей










