Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мамадышская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» / «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422190, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Гагарина, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-633-11-93;+7(855)-633-18-13 |
| E-Mail: | mamad-khi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Мамадышская школа-интернат" |
| Руководитель: | Галимханов Тагир Ахмадуллович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 126 учащихся, из них иностранных граждан - 1 |
| У нас учат: | 43 педагога |
Новости школы
Татар халык бәйрәмнәренә һәм йолаларына күзәтү
Опубликовано: 16.04.2016Татар халык бәйрәмнәренә һәм йолаларына күзәтү
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә.
Безнең мәктәбебездә дә атна дәвамында татар халык бәйрәмнәренә, йолаларына күзәтү ясалды. Бу тема буенча төрле кичәләр үткәрелде, презентацияләр һәм видеофильмнар күрсәтелде. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз, Сабантуй, Сөмбелә, Нардуган, Питрау бәйрәмнәре искә төшерелде. Буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага күчкән борынгы бәйрәмнәребез, йолаларыбыз югалмаган, хәзерге көнгәчә сакланганлыгына укучыларыбыз тагын бер кат инандылар.
К списку новостей










