Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мамадышская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» / «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422190, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Гагарина, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-633-11-93;+7(855)-633-18-13 |
| E-Mail: | mamad-khi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Мамадышская школа-интернат" |
| Руководитель: | Галимханов Тагир Ахмадуллович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 126 учащихся, из них иностранных граждан - 1 |
| У нас учат: | 43 педагога |
Новости школы
Халкыбызның күңел җәүһәрләре
Опубликовано: 14.04.2016Халкыбызның күңел җәүһәрләре
“Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, - дип язып калдырган безгә бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Әйе, ул үзе дә халык шагыйре, ул халык өчен янып яшәгән. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә татар халкының бөек шагыйре сүзләре белән башланып китте. Бәйрәмебез “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” темасы астында, бәйге рәвешендә алып барылды. Татар халык иҗаты ул әкиятләрдән, бәетләрдән, мәкальләрдән, шигырьләрдән, җырлардан тора. Бәйгебез дә шушы җәүһәрләрдән төзелгән биремнәр буенча алып барылды. Биремнәр китап битләренә сәяхәт кылды, анда җырлар, мәкаль һәм әйтемнәр, бәетләр, табышмаклар, әкиятләр урын алган иде. Ярышта мәктәбебезнең иң яхшы укучылары “Күбәләк” һәм “Сандугач” командаларына бүленеп көч сынашты. Бәйгебез бик кызу үтте, ял минутларында шигырьләр, җырлар тыңлап рәхәтләнеп ял иттеләр.
“Халкыбызның күңел җәүһәрләре” бәйгесендә “Күбәләк” командасы 43 балл, ә “Сандугач” командасы 45 балл җыйды. Шулай итеп “Сандугач” командасы 2 балл аермасы белән җиңүче дип табылды. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, уңышлар телибез.
К списку новостей










