Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мамадышская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» / «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422190, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Гагарина, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-633-11-93;+7(855)-633-18-13 |
| E-Mail: | mamad-khi@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Мамадышская школа-интернат" |
| Руководитель: | Галимханов Тагир Ахмадуллович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 126 учащихся, из них иностранных граждан - 1 |
| У нас учат: | 43 педагога |
Новости школы
Сәламәтлек – зур байлык
Опубликовано: 07.04.2016Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала.
Сәламәтлек көне уңаеннан бүген мәктәбебездә татар халык уеннары оештырылды. Иртән үк көнебез гимнастик күнегүләр эшләү белән башланып китте. Көн дәвамында татар халык уеннары “Түбәтәй”, “Коймаклар”, “Капкалы”, “Мәче белән тычкан”, “Кәрия Зәкәрия”, “Очты, очты, очты...” кебек уеннар уйнатылды. Укучылар һәм укытучылар уеннарда теләп катнаштылар. Татар халык уеннары, йолалары искә төшерелеп ныгытылды.
Шуны истә тотыгыз “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, - диләр. Ходай безне сәламәтлектән аермасын, сезгә ныклы сәламәтлек телибез.
К списку новостей










