• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мамадышская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» / «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422190, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Гагарина, д. 12
Телефон: +7(855)-633-11-93;+7(855)-633-18-13
E-Mail: mamad-khi@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ "Мамадышская школа-интернат"
Руководитель: Галимханов Тагир Ахмадуллович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 126 учащихся, из них иностранных граждан - 1
У нас учат: 43 педагога

Новости школы

Нәүрүз бәйрәме

Опубликовано: 17.03.2016

Нәүрүз, Нәүрүз, 
Нәүрүз, хуҗалар, 
Котлы, мөбәрәк булсын! 
Тормыш түгәрәк булсын! 
Уен-җыр гөрләп торсын!

 

      Бүген бездә зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Нәүрүз ул - Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үткәннәр. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн.

 

      Бу язгы бәйрәмне барыбыз да көтеп ала һәм алдан хәзерлек эшләре алып барыла. Бәйрәмебез “Яз килә” җыры белән башланып китте. Кичә бер авылның табигать кочагында бара. Балалар өйдән-өйгә йөреп сый-нигъмәт җыялар, әби-бабайлар, апалар үзләренең теләкләрен җиткерәләр. Кунакка Нәүрүзбикә белән Кыш бабай да килә. Бәйрәм төрле уеннар, җыр, биюләр белән үрелеп бара. Укучылар Нәүрүзнең табышмакларына җаваплар таптылар, мәкаль һәм сынамышларын тыңладылар. Ул үз чиратында балаларны күчтәнәчләре белән сыйлады. 

 

     Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз. Озын гомерле булыгыз, бәхетләр һәм уңышлар сезгә!



К списку новостей