Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Красногорская средняя общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Кызыл тау урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422165, Республика Татарстан, Мамадышский район,поселок совхоза "Мамадышский", ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-633-39-52 |
E-Mail: | skg.mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Красногорская СОШ" |
Руководитель: | Шайдуллин Рашит Батыршович |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 358 учащийся |
У нас учат: | 35 учителей |
Новости МБОУ "Красногорская СОШ"
«Әдәби марафон» 2024 проекты
Опубликовано: 22.11.20242024 нче елның 22 нче ноябрендә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында 2024 елның XXVI, XXVII, XXVIII һәм XXIX «Әдәби марафон» проекты финалистларын, «Заманча шигъри әлифба» өчен рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләрен һәм аларның остазларын бүләкләү тантанасы узды.
«Әдәби марафон» – ул татар телен, мәгарифен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән дөньякүләм проект. XXIX нчы әдәби марафон 2024 елның 1-21 октябрь көннәрендә «ВКонтакте» һәм «Миллион татар» социаль челтәрләрендә үткәрелде. Россия Федерациясе, Италия, Үзбәкстан, шул исәптән Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 44 районыннан барлыгы 1590 кеше проектның финалына үткән.
Әлеге марафонда безнең мәктәбебезнең татар теле укытучылары-Васильева Раушания Әһлулла кызы, Шайдуллина Диана Анатолий кызы һәм 9 нчы сыйныф укучылары- Ремушихина Эвелина, Осипова Амалия бүләкләү тантанасында катнашу насыйп булды. Чарада язучылардан автографлар алу, күренекле шәхесләребез белән очрашып, эшлекле әңгәмәләр тыңлап, алар белән бергә фотосессияләр дә каралган иде.
К списку новостей