Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Красногорская средняя общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Кызыл тау урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422165, Республика Татарстан, Мамадышский район,поселок совхоза "Мамадышский", ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-633-39-52 |
E-Mail: | skg.mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Красногорская СОШ" |
Руководитель: | Шайдуллин Рашит Батыршович |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 358 учащийся |
У нас учат: | 35 учителей |
Новости профсоюзной жизни
Страницы: 1 ( 2 )
-
Хөрмәтле Венера Раимовна! 21.10.2016
Сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, газиз балаңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Иң изге теләкләр белән Кызыл Тау мәктәбе профсоюзы.
-
Хөрмәтле Рәфкать Хәмзәнович! 10.09.2016
Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.
Күрмә кайгы, белмә хәсрәт,
Шатлан да син, көл дә син.
Мәңге яшь булсын йөрәгең,
Картаюны белмәсен.
100-гә хәтле яшә! Хәтта
100-дә соңгы чик түгел.
Җырдагыча, Сиңа кояш
Гомере тели күңел.
Син әле солдаттан кайткан
Егетләр кебек кенә!
Алтмышның аргы ягында
Яшә син көлеп кенә.
Алтмыш еллык хәзинәңнең
Кадерен белеп кенә.
Иң изге теләкләр белән Кызыл Тау мәктәбе профсоюзы.
-
Кадерле Зәйтүнә Гаяновна! 14.06.2016
Сезне 50 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.
Иртә таңда чыккан кояш
Көндә сиңа бәхет китерсен.
Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
Иң изге теләкләр белән Кызыл Тау мәктәбе профсоюзы.
-
Кадерле Маргарита Анатольевна ! 04.12.2015
Сезне 50 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Сөйкемле карашың кояшка тиң —
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын
Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.
Кояш кебек балкып яшә
Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.
Булсын ул илле, тулсын ул илле
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен
Җырлап каршы ал тагын иллене.
Иң изге теләкләр белән Кызыл Тау мәктәбе профсоюзы
-
Хөрмәтле Фирдия Хәсәнгалиевна! 02.12.2015
Сезне 55 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Иң изге теләкләр белән Кызыл Тау мәктәбе профсоюзы
-
Хөрмәтле Раушания Аглулловна! 21.10.2015
Сезне олы бәйрәмегез — 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, гаиләгезнең күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.
Сабыр да сез, гади кешелекле,
Кылган эшегез – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр
Бәхетегез булсын гомерлек.
Хезмәткәрләр күңелендә сезгә,
Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;
Гомерегезнең зая узмаганын
Әйтеп тора матур эшләре.
Иң изге теләкләр белән Кызыл Тау мәктәбе профсоюзы.