МБОУ «Сартыкская начальная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ (реорганизация)
Визитная карточка
Адрес: | 422166, Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Сартык, ул. М.Джалиля, д. 124 |
Телефон: | +7(855)-632-41-04 |
E-Mail: | Nsartm.mam@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Сартыкская НОШ" |
У нас учатся: | 2 |
У нас учат: | 1 |
о школе
Безнең Сәртек авылы районыбызның иң матур җиренә урнашкан. Чылтырап аккан чишмәләргә бик бай бу авыл. Авылдан ерак түгел шаулап урман үсә. Тау түбәләрен яшь чыршылар, төз наратлар иркәли. Инеш буйларында таллар тирбәлә.
Авылыбызда элек- электән тыйнак холыклы, шигъри җанлы, моңлы, эш сөючән халык яшәгән.Инде революциягә кадәр үк, 1887 елда балаларга белем бирә башлыйлар. Мәчеттә дин сабаклары өйрәтәләр. 1900 елларда Хөсәен мулланың кызы Хәдичәбикәнең кызларны өенә җыеп, дин сабаклары өйрәткәне билгеле.
Ә инде 1920 еллардан соң мәчет бинасында мәктәп ачыла. Төрле яшьтәге балаларны җыеп, беренче укытучылар - шәкерт Зиннур абый белән Габделхак абый укырга, язарга, хисап ясарга өйрәтә башлыйлар.
Сибгатуллин Зиннур күрше Ишки авылында 1892 елда туа. Кече Сон авылында муллалар укыта торган мәктәптә белем алган. 27 ел педагогик стажы бар.
Хөсәенов Габделхак 1881 елда үзебезнең Сәртек авылында туа . Үзенең бөтен гомерен укытучылык эшенә багышлый.
Зиннур абый да, Габделхак абый да Сәртек мәктәбендә 1920-1935 елларда укыталар.
1935- 1936 елларда Арбаш авылыннын килеп Моратов абый укыта.
1937 -1940 елларда Нурлат районыннан килеп Бахманов абый, Алкиннан Хабибуллина Вәсиләбикә апалар балаларга белем бирәләр.
1940-1942 елларда Ишкидән килеп Мингазов Нәҗметдин укыта. Ул 1912 елның гыйнварендә туа. Алабугада “Укытучылар хәзерләү курсын” бетерә. 1942-1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945 елдан Ишки җидееллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә.
1943-1951 елларда Ишки кызы Маулина Ракия апа укыта.
1947 елда Хуҗаәхмәтов Нуриәхмәт килә. Ул 1948 елда Ракия апа белән гаилә кора. Алар, икесе дә , Алабуга педучилищесын бетергән булалар.
1947- 1949 елларда үзебезнең Сәртектә туып үскән 1907 елгы Җиһаншин Нургали абый укыта. Нургали абыйларның гаиләсе 1921 елгы ачлык вакытында Себер ягына чыгып китә. Ул шунда укытучы һөнәрен үзләштерә. Язмыш җилләре аны тагын туган якларга алып кайта. Албайда биология фәнен укыта. 1940 елларда Тәкәнештә РОНО мөдире булып тора.
1951-1962 елларда Котдус абый һәм Фәүзия апа Мирзиевлар укыталар. 1960 елда мәчет бинасын күчереп яңа мәктәп салалар . Бу эшне Котдус Мирзиевич башлап йөри. Авыл халкы рәхмәт әйтеп , аны хәзер дә искә ала.
1955 елларда Хаҗар апа Нигъматуллина һәм Роза Фатиховна Зәйнуллиналар укыта. Роза апаның әтисе Фатих Зәйнуллин Тәкәнештә РОНО мөдире була.
1957-1984 елларда Закирова Маһруйбикә апа укыта. Аның белән бергә Ишкидән Гайнуллина Гайшә апа, Шиһабиева Фәридә Низамиевна, Никифороводан Иванов Иван Петрович, Архипов Федор, Губьянова Мария Арсентьевналар укыталар.
1985 елда Арча педучилищесын бетереп Хуҗаҗанова Әнисә Галимҗановна килә.
1993 – 1997 елларда Гыйбадуллина Әлфия Габделхаковна укыта.
1996 елда мәктәп яңа зданиега күчерелә.
1997 елдан Фәйзеханова (Шәкүрова ) Гөлнара Нәҗметдиновна эшли.
1999-2009 елларда Камалутдинова Зилира Зиннуровна эшләде.
Шушы мөхтәрәм укытучылар кемнәрне генә укырга, язарга өйрәтмәгәннәр, кемнәрне генә тормыш сукмагына беренче адымны атларга ярдәм итмәгән!
1967-1968 уку елында 4 класста 87 бала укыган . Шуның 43 е 1 нче класста укыган. Ә хәзер 4 класска 6 укучы бар.
Шушы мәктәптә укып чыкканнар арасында кемнәр генә юк! Укытучылар, хисапчылар, хәбәрчеләр, хәрбиләр, юристлар, артистлар, галимнәр.
Габдуллин Габделхан Габдулла улы- академик исеме алган галимебез.
Әгъзәмов Хөснулла Гыйлмулла улы- полковник, Маршанскта военком булган.
Әгъзәмов Зөфәр Гыйлмулла улы – район гәҗитендә баш мөхәррир булып эшләгән.
Җырчы Зөлфия Минһаҗеваның әти-әнисе безнең авылда туып үскәннәр, безнең мәктәптә укыганнар.