• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязский лицей» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан. / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Олыяз лицее"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422146, РТ, Мамадышский район, с. Олуяз, ул. Шайхи Маннура, д. 29
Телефон: +7(855)-632-25-51
E-Mail: LOluyaz.Mam@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Олуязский лицей"
Руководитель: Хасанов Альфат Гараевич
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 76, из них иностранных граждан - 0
У нас учат: 22

Новости МБОУ "Олуязский лицей"

Туган тел айлыгы

Опубликовано: 25.04.2015

 

   Татар милләтенең горурлыгы, йөз аклыгы, мактанычы булган Тукаебызның туган һәм дөньядан киткән ае буларак, апрель ае һәр ел саен Туган тел айлыгы итеп үткәрелә.

 Быел безнең яраткан шагыйребезнең тууына-129 ел.  Әлеге дата уңаеннан лицеебызда күп төрле чаралар үткәрелә.

  Иң беренче эш итеп Туган тел айлыгын үткәрү планын төзедек.     Лицейда  Г.Тукайга багышланган күргәзмә эшләдек. Анда шагыйрьнең иҗат иткән әсәрләре, укычыларыбызның иҗади эшләрен урнаштырдык.

 Класс сәгатьләрендә укучыларга Г.Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны күрсәттек. Шулай ук аның тормыш юлына һәм иҗатына багышлап чыгарылган интерактив китап белән дә актив эш алып барыла.

«Г.Тукай- милләтебез горурлыгы» дип исемләнгән зур әдәби чара үткәрелде. Һәрбер класс  Г.Тукайга багышлап әдәби газета чыгарды. Шулай ук һәр сыйныфта «Иң яхшы презентация», шагыйрьнең шигырьләрен «Иң оста сөйләүче», һәм  «Иң матур җырлаучы» ларны билгеләдек. Башлангыч сыйныф укучыларыннан башлап һәрбер сыйныф Тукайның әкиятләрен сәхнәләштерде.  Бу чарада укучылар  зур әзерлек һәм активлык күрсәтте.

 Туган тел айлыгы  әле дәвам итә. Алда укучыларны кызыклы викториналар, китап укучылар конференцияләре, Тукай иҗатын иң яхшы белүче  конкурслары көтә.



К списку новостей