Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеякинская средняя общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан (Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Түбән Яке урта гомуми белем мәктәбе")
Визитная карточка
Адрес: | 422157, Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Нижние Яки, ул. Новая, дом 6. |
Телефон: | +7(855)-632-94-10 |
E-Mail: | SNyak.Mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнеякинская СОШ" |
Руководитель: | Шарифуллин Айрат Миннуллович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 15 |
История школы / Мәктәп тарихы
Мәктәбебез тарихы.
1966 - 67 уку елында Түбән Яке мәктәбендә беренче чыгарылыш була. Ул елны беренче тапкыр кулларына сигезьеллык белем турында таныклыкны 14 укучы ала, Мәктәпне “4” һәм “5” билгеләренә генә Насибуллин Габдулла ( бары тик 4 “4”ле, калганнары “5”), Сагитов Габсамат, Ситдикова, Шигапов Асафлар бетерә. Бу укучылар арасында Насибуллин Габдулла химия – технология институтын бетерә. Бүгенге көндә Түбән Кама химия заводларының берсендә цех начальнигы булып эшли.
1967 – 68 уку елы. Бу елда мәктәпне 16 укучы тәмамлый. Ударниклар: Гиниятова Г, Гиниятова Р, Миннекаева З, Сафин М, Вәлиәхмәтов.
1968 – 69 уку елы. Бу елда мәктәпне 14 укучы тәмамлый. Ударниклар: Кашапова Г.Б, Сиразиев В.М, Шигапов А. Сиразиев Вәкил мәктәпне гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлап КАИ га (Казан Авиация Институты) укырга керә.
1969 – 70 уку елы. Бу елда мәктәпне 21 укучы тәмамлый. Ударниклар: Кадиров Н, Муллин Г, Ганиев Р, Сагитов Г, Сагитов М, Афзалова. Бу укучылар арасында Афзалова Алабуга мед. училещесын тәмамлый. Сагитов Гапделхай һәм Сагитов Мәсгуть Лаеш техникумын , авыл хуҗалыгы институтын тәмамлыйлар. Ганиев Рафаэль ЕКПУ ны тәмамлый. Муллин КХТИ га укырга керә. Кадиров Германиядә хезмәт иткәндә үлә.
1970 – 1971 уку елы. Бу елда мәктәпне 22 укучы тәмамлый. Ударниклар: Муллахметов, Сибгаева, Сиразиева. Бу укучылар арасында Батталов Фәрит, Муллахметов Мулланур укуларын алга таба Урта Кирмәндә дәвам итеп КАИ га һәм КХТИ га керәләр. Мулланур абый КХТИ ны тәмамлый һәм күп еллар Әлмәттә инженер булып эшли. Фаҗигале рәвештә вафат була. Закирова Мөнирә урман техникумын тәмамлый. Вәлиев Наил төзелеш техникумын тәмамлап прораб булып эшли . Сибгаева Рәүфә зав.почта булып эшли. Закирова, Мубаракшин район спорт ярышларында катнашалар.
1971-72 уку елы. Бу елда мәктәпне 12 укучы тәмамлый. Ударниклар: Гасимов,Давлетшин,Каримуллина.Бу укучылар арасында Насибуллин Илгиз Түбән Кама химия техникумын, Түбән Кама химия-технология институтын тәмамлый. Химия заводларында смена начальнигы, цех начальнигы булып эшли. Германиядә, Бельгиядә, Голландиядә, АКШ та тәҗрибә уртаклашуда катнаша.Бүгенге көндә Түбән Камада ПТХЖ-2 дә баш инженер булып эшли.1994 елда “иң яхшы уйлап табучы” исемен ала.
1972-73 уку елы. Бу елда мәктәпне 19 укучы тәмамлый. Ударниклар:Мугътасимов, Хисматуллина, Шигапов. Бу укучылар арасында Шигапов Мансур Арча педучилищасын һәм Казан педучилищасын бетерә. Күп еллар Түбән Яке урта мәктәбендә укытучы булып эшли.
1973-74 уку елы. Бу елда мәктәпне 23 укучы тәмамлый. Ударниклар: Шигапова, Муллахметова, Саматова, Насибуллина бухгалтерлыкка укыйлар.
1974-75 уку елы. Бу елда мәктәпне 27 укучы тәмамлый. Ударниклар: Афзалова, Гасимова, Давлетшин, Каримова, Мубаракшина, Сайфиева, Ханов, Шагивалиева. Бу укучылар арасында Давлетшин Илсур ЕГПИ ның технология факультетын тәмамлап Саба районы мәктәпләренең берсендә директор. Каримова Әлфия шулай ук ЕГПИ ны тәмамлый, бүгенге көндә Түбән Кама балалар бакчасы мөдире. Мубаракшин Нәҗип Түбән Кама технология институтын тәмамлап, химия заводларының берсендә цех начальнигы булып эшли. Насибуллин Йосыф Түбән Кама технология институтын тәмамлый, химия заводының берничә цехында цех начальнигы урынбасары, цех начальнигы булып эшли. Бер үк вакытта квалификация күтәрү курсларында укыта.1993 нче елда химия промышленносте буенча “Татарстанның иң яхшы уйлап табучы” исеменә лаек була. 1995 нче елда фаҗигале рәвештә вафат була. Сайфиева Гөлнәзирә ЕГПИ. ны бетерә. Хәзерге көндә Түбән Яке урта мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшли. Укытучы -методист. Ханов Мәсләви КАХИ ын бетерә. Белгечлеге буенча инженер, бүгенге көндә Түбән Камада АТХ начальнигы. Афзалова Корбанбикә, Гасимова Миңнекамал, Шагивалиева Фәүзия, Юнусова Фәүзия бугалтерлык курсларын бетерәләр.
1975-76 уку елы. Бу елда мәктәпне 23 укучы тәмамлый. Ударниклар: Аскаров, Газизов, Сиразиев, Хадиева. Бу укучылар арасында Газизов Минияз Казан төзелеш институтын тәмамлый. Бүгенге көндә Казанда яши һәм эшли.Гиниятов Фәнис Казан төзелеш техникумын тәмамлый, Түбән Камада яши һәм эшли. Гасимов Фәрит Минзәлә техникумын бетерә, белгече буенча аграном. Муллахметова Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Аннан соңгы чыгарылыш укучыларының барысы да авылыбыз, мәктәбебез горурлыгы булып торалар. Авылга яңа мәктәп салырга кирәк була.
Тәүге тапкыр яңа Түбән Яке урта мәктәбендә өлгергәнлек аттестатын 1989 нчы елда Зөфәр Кәнәфи улы Галиев җитәкчелегендәге 1972 нче елгы унике укучы ала. Иң беренче аттестатны Бахаутдинов Булат Кыям улы ала. Уналты укучының дүртесе мәктәпне “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамлый. Бу класс укучылары Түбән Яке урта мәктәбе тарихында беренче тапкыр хәрби кыр җыеннарында район күләмендә беренче урынны алалар. Җитәкчесе Галиев Зөфәр һәм Юнусов Рәсил. Нургаянова Гөлүсә, Фазрахманова Миләүшә район күләмендә үткәрелгән ярышларда һәрвакыт призлы урыннарны алалар. Давлетшин Илсур, Илнур, Саматов Фәнил татарча көрәш буенча район чемпионнары. Бу класс мәктәп тарихында тирән эз калдыра. Мәктәпне тәмамлагач Давлетшин Илсур Казан педагогия техникумын тәмамлый. Фазлыяхметова Чулпан хезмәт укытучысы белгечлеген ала. Давлетшин Илнур КГУ ны тәмамлый һәм тарих укытучысы белгечлеген ала.
1990 нчы елда Гөлнур Нургаян кызы Муллина җитәкчелегендә 1973 нче елгы ундүрт укучы мәктәпне тәмамлый. Шулардан Шарифуллин Айрат гел “5” кә генә, Газизов Фәнил, Мухаметханов Рәмзил, Мубаракшина Диләрә “4” һәм “5” билгеләренә генә укый. Бу класс шулай ук мәктәп тарихында тирән эз калдыра. Һәрби кыр җыенында бик зур өстенлек белән район күләмендә беренче урынны алалар. Мухаметханов Рәмзил татарча көрәш буенча укучылар арасында республика чемпионы була. Искандаров Роберт, Газизов Фәнил татарча көрәш буенча берничә тапкыр республика чемпионнары.
Шушы дәвердә мәктәпне бик күп егетләр һәм кызлар өлгергәнлек аттестаты алып чыктылар. Алар арасында укытучылар, врачлар, агрономнар, бухгалтерлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бар. Тәртипле тормыш алып барып алар мәктәпкә аның укытучыларының йөзләренә кызыллык китермәделәр. Без алар белән чын күңелдән горурланабыз.