Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Никифоровская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе “Никифорово төп гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422166, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Никифорово, ул. Карла Маркса, д. 2 |
Телефон: | |
E-Mail: | Snikm.mam@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Никифоровская ООШ" |
Руководитель: | Шакуров Фаниль Камилевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 9 учеников (иностранные граждане -0) |
У нас учат: | 5 учителей |
Список новостей
анализ воспитательной работы за 2012-13 уч.год
Опубликовано: 26.08.2013
Тәрбия эшчәнлегенә анализ.
Мәктәптә укыту процессы белән беррәттән , дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда әхлак, рухи һәм физик тәрбияне үстерү, сәләтле балалар белән эш алымнарын камилләштерү проблемасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән күпкырлы тәрбияви эшчәнлек алып барыла.
Югары әхлакый сыйфатларга ия булган шәхес тәрбияләүдә, тәрбиянең күпкырлы булуы зур роль уйный . Безнең Никфорово төп гомумбелем бирү мәктәбендә дә төрле яклап бала психикасын киләчәк тормыш өчен әзерләүне максат итеп куйган чаралар уздыру күздә тотыла. Шуңа бәйле рәвештә ел башында ук тәрбиянең төрле өлкәләре буенча җентекләп план төзелә. Яңа уку елы башлану белән сыйныфларда эш бүленеше каралып, үзидарә эшен башлап җибәрә.
Мәктәптә тәрбия системасы укучыларда аларның һәрьяклап үсешенә алшарт булырлык сыйфатлар, рухи кыйммәтләр, принциплар формалаштыру, укучыларны җәмгыять тормышына әзерләү максатын тормышка ашыруны күздә тотып төзелгән.
2012-2013 нче уку елында педагогик коллектив алдына түбәндәге бурычлар куелды:
- бала шәхесен өйрәнү, сәләтләрен ачу, кызыксынуларын анализлау;
- балалар оешмасы, укучылар үзидарәсе эшен киң җәелдерү, гражданлык активлыгын үстерү;
- укучыларның гаиләләре белән тыгыз элемтәдә тору,индивидуаль эш;
- хокук бозуларны профилактикалау,спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен пропогандалау.
Тәрбия эшчәнлеген оештыруда 6 класс җитәкчесе, 1 педагог оештыручы катнаша. Классы булмаган фән укытучылары да тәрбия чаралары оештыруга тартылалар.
Тәрбиягә авыр бирелүче, аларның әти-әниләре белән индивидуаль эш планнары булдырылды, шуның буенча эш алып барыла.
Мәктәптә психологик климат уңай. Дәресләрдә белем бирү белән беррәттән тәрбияви кыйммәтләр дә читтә калмый. Әхлак тәрбиясе, сәламәт тормыш рәвешен пропогандалау, укучыларның уңышлы булуына алшарт булырлык рухи кыйммәтләр, принциплар формалаштыруга зур игътибар бирелә. Мәктәптә традицион чараларны тиешле югарылыкта үткәрергә тырышабыз. Белем бәйрәме,өлкәннәр көне,уңыш бәйрәме, әниләр көне, укытучылар көне, Яңа ел бәйрәме.
Тәрбия системасының һәр юнәлеше буенча эш башкарыла.. Шулай ук мәктәбебездә хәтер көнен билгеләп үтү, үз халкыбызның күренекле уллары һәм кызлары булган шәхесләрне искә төшерү, аларга багышлап тәрбия сәгатьләре үткәрү, Россия һәм Татарстан Конституциясе кабул итү көннәрен, халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бу чаралар барысы да – патриотик аң, гражданлык позициясе тәрбияләүгә беренче адымнар.
Балаларның иҗади сәләтләрен ачу һәм мөстәкыйльлекләрен үстерүгә юнәлтелгән “Дуслык ”- балалар оешмасы мәктәбебездә инде күптәннән эшләп килә. 2012-2013 нче уку елында оешманың президенты итеп 9 класс укучысы Осипов М. сайланды.Министрлар билгеләнде.Әлеге министрлар һәр атнаның дүшәмбесендә иртәнге линейкада мәктәп укучылары каршында үз юнәлешләре буенча чыгыш ясыйлар. Класс җитәкчеләре арасында эш стажлары күп булган сыйныф җитәкчеләре дә, әле берничә генә ел эшләүчеләре дә бар. Алар һәрвакыт ярдәмләшеп эшлиләр. Тәҗрибә уртаклашу методик берләшмә утырышларында алып барыла. Шулай ук мәктәбебездә иң тәҗрибәле сыйныф җитәкчеләре Назипова Г.Г., Назипова Н.С.., яшь сыйныф җитәкчеләренә үзләренең киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итәләр.
2012-2013 нче уку елында педагог оештыручы Назипов Г.Т.. җитәкчелегендә “Дуслык ” балалар оешмасы түбәндәге юнәлешләр буенча эшли:
- хезмәт юнәлеше ( каен бөресе, нарат бөресесе җыю)
- кайгырту юнәлеше ( мәктәпкүләм игелекле эшләр башкару; тимурчылык эше, өлкәннәргә шефлык)
- иҗадилык юнәлеше ( конкурсларда катнашу, мәктәптә төрле сборлар, кичәләр, бәйрәмнәр уздыру)
Укучылар арасында җинаять эшләре булганы юк, хокук бозулар күзәтелми. Хокук бозган өчен балигъ булмаган яшьләр белән эшләү инспекциясендә учётта торучылар юк.
Спорт ярышлары уздыру укучыларны спортка тарту буенча эш алып барабыз . Районкүләм спорт ярышларына көчебездән килгән кадәр катнашырга тырышабыз. Бу яртыеллыкта волейбол, кул көрәше, көзге кросста , теннис ярышларында катнаштык.Укучыларны спортка киңрәк тарту максатында массакүләм спорт чаралары уздыруны гамәлгә кертергә тырышабыз. “Олимпиада -100” кысаларында укучылар сәламәтлекләрен ныгыталар. Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропогандалау эшен алып барабыз.”Олимпиада -100” ярышында район мәктәпләре арасында 7 класс укучылары 3 урынга чыктылар.
Мәктәп җирлекнең социаль-культура үзәге булып тора. Никифорово авылы җирлегендә мәдәни чаралар, җәмәгатьчелек белән эш, нигездә, укытучылар коллективы ,укучылар көче белән башкарыла. Укучылар ноябрь аенда зона буенча үткәрелгән КВН да “Акча аккош-оча да китә” темасына чыгыш ясадылар. Декабрь аенда үткәрелгән ярминкә концертында да укучыларыбыз актив катнашты.
«Весенняя неделя добра» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштык.Туган якны өйрәнү музеенда экспонатлар яңартылды, тыл ветераннары белән очрашулар уздырдык.
“Мәктәп музее” район презентацияләр конкурсында 9 класс укучысы Максимова Людмила 3 урын алды.
“Минем гаилә” сочинение һәм рәсем конкурсында укучыларыбыз актив катнаштылар. 7 класс укучысы Шакуров Нияз, 6 класс укучысы Минькин Вячеслав бу конкурста 2 урын алдылар.
К списку новостей