Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеякинский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Түбән Яке балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Нижние Яки, ул. Новая, д. 6 |
Телефон: | +7(855)-632-94-19 |
E-Mail: | shigaova_1959@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеякинский ДС" |
Руководитель: | Шигапова Альфия Галимулловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 7(иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеякинский детский сад" Мамадышского муниципального района РТ» /ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Түбән Яке балалар бакчасы" - новости
-
4 районный фестиваль-конкурс "Радуга детских талантов" 05.04.2014
Юнысова Мәдинә "Әбием-әбекәем" җыры белән Гала- концертка узды.3 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
-
4 районный фестиваль-конкурс "Радуга детских талантов" 05.04.2014
Фазырахманов Линар "Каратист" шигырен сөйләп Гала-концертка узды.1 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
-
Тал песиен күзәттек. 02.04.2014
-
1 апрель-Көлке көне! 01.04.2014
Күп илләрдә 1 апрельдә көлү, шаяру, дусларча алдашу көнен билгеләп узалар. Аның барлыкка килүен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Кайберәүләр аның тарихы Борынгы Рим чорына ук барып тоташа, ди. Тәңречелек заманында Көлке алласы хөрмәтенә Наданнар бәйрәме уздырганнар. Һиндстанда исә йола буларак такмаклар бәйрәмендә күңел ачканнар. Элек 1 апрельдә кояшның язгы торгынлыгы бәйрәм ителгән, гадәттә, төрле күңелле уеннар оештырылган. Өченче версиясе календарь алышыну белән бәйле. XVI гасырда Яңа ел 1 гыйнварда түгел, ә 1 апрельдә билгеләнгән. Яңа ел каникуллары 25 мартта башланып 1 апрельдә тәмамланган. Ул вакытта да елны озатканда шау-гөр килеп күңел ачканнар. Бәйрәмдә шаяру гадәтләрен кешеләр табигатьтән алган, диючеләр дә бар. Яз көне һава торышы төрлечә була, әле кояш чыга, аннары суытып та җибәрергә күп сорамый.Сезнең йөзләрегездә елмаю беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен! Елмаеп, көлеп яшик!
-
"Кошлар-безнең дуслар!" 01.04.2014
Кошлар – җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Аларның төрләре бик күп. Кошлар очарга җайлашкан. Аларны кырыс Антарктида да да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин.
Кошларның файдасы гаять зур.Үсемлек орлыкларын таратуда канатлы дусларыбыз зур өлеш кертәләр. Алар миләш, шомырт, кара җиләк кебек күп төрле үсемлекләрнең сусылҗимешләрен чүпли-чүпли бер урыннан икенче урынга күчерәләр, зарарланмаган орлыкларны читкә тараталар. Имән чикләвеген дә башка урынга күчерә алалар.Без балалар белән "Тутый кош"ны күзәттек.
-
Тал песие чәчәкле,алтын-көмеш бизәкле! 01.04.2014
Яздан хәбәр килгән бүген-
Тал песие уянган.
Бу хәбәрне җил малае
Алып килгән урманнан.
Яшкелт- сары тал песиен
Бүләк итә яз кызы.
Озакламый аваз салыр
Ерганакта кар суы.
Тал песие, тал песие-
Яз килүнең билгесе.
Кояшкайның күл өстендә
Ялт- йолт итә көзгесе. -
Конкурс: "Радуга детских талантов". 26.03.2014
Түбән Сөн мәдәният йортында балалар конурсы булды.Безнең бакчадан Юнысова Мәдинә һәм Фазырахманов Линар чыгыш ясадылар.
-
"Нәүрүз бәйрәме" 21.03.2014
Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
-
ГИБДД хезмәткәрләре бездә кунакта 18.03.2014
-
"Якташлар" әдәби-иҗат кичәсе. 15.03.2014
14 нче март көнне Түбән Яке мәдәният йортында авылыбыздан чыккан иҗат кешеләренә багышланган "Якташлар" дип исемләнгән әдәби - иҗат кичәсе булып үтте. Безнең балалар бакчасыннан Юнысова Мәдинә чыгыш ясады.