МБДОУ «Нижнесуньский детский сад Мамадышского муниципального района Республики Тататарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422158,Мамадышский район,с.Нижняя Сунь,ул.Карла Маркса 18А |
| Телефон: | +7(855)-633-01-00 |
| E-Mail: | Liliya.Zagidullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Нижнесуньский ДС" |
| Руководитель: | Загидуллина Лилия Ясавиевна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 3 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Нижнесуньский детский сад Мамадышского муниципального района Республики Тататарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Тәрбиячебез Казанда узган мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе буенча узган Форумда булып кайтты.Әлеге форум "Педгоги России:Инновации в образовании" темасы буенча иде. 20.11.2018

-
"Сөмбелә чибәре 2018" региональ конкурсы 01.11.2018

1 нче ноябрь көнне Алабуга шәһәрендә үткән "Сөмбелә чибәре 2018" төбәкара конкурсында бакчабыздан Махмутова Камилә "Иң сөйкемле бала" номинациясендә җиңү яулады.Булдырдың Камилә! Афәрин!
-
"Кайнатма бәйрәме" 19.10.2018

19 нчы октябрь көнне бакчабызда "Кайнатма бәйрәме" үткәрдек.Яңа форматта үткәрелгән бу бәйрәм әти-әниләр күңеленә дә, балалар күңеленә дә хуш килде.Соңыннан алып килгән кайнатмаларга урыннар чыгарылды.Бәйрәм чәй табыны артында, кайнатмалар белән чәй эчеп ,коймак ашап тәмамланды.
-
"Өлкәннәр көне"н каршылап 08.10.2018

8 нче октябрь көнне бакчабызда "Өлкәннәр көне"н билгеләп үттек.Төрле елларда бакчабызда эшлэп киткән апаларыбызны, балалар, бик шатланып каршы алдылар.Алар элекке еллардагы,үзләре эшлэгэн чорның күңелле мизгелләре белән уртаклаштылар.Балаларыбыз аларга концерт номерлары күрсәттеләр.Соңыннан бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
-
"Экстремизмга - Юк!" айлыгы бара."Өйлә ялгыз булганда" темасына дәрес- әңгәмә. 20.09.2018

-
Гриппка каршы профилактика 10.09.2018

6 нчы сентябрь конне бакчабызда авылыбыз фельдшеры Гайфетдинова В.Ш. катнашында әти-әнилзр җыелышы үтте. Ул әниләргә ,"Гриппка каршы вакцинация. Сез ризамы, юкмы?" дигән доклад укыды. Барлык әти-әниләрне дә прививка ясатырга өндәде.Без бөтенебез бердәм булып, кулга кул тотынышып эшләгәндә генә гриппны җиңеп була диде. Мавыктыргыч чыгышы өчен аңа әниләр рәхмәтләрен белдерделәр.
- Грипп и его профилактика 06.09.2018
-
Сабантуй-2018! 13.06.2018

13нче июнь конне бакчабызда балалар сабантуе гөрләп узды.Халкыбызнын милли йоласы булган сабантуй бәйрәме бакча традициясенә кертелгән.Балалар ел саен сабантуй бәйрәмен көтеп ала,уеннарда актив катнаша.Быел да бу йоладан читтә калмадык.Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
Сау бул бакча , Исәнме мәктәп! 31.05.2018

31 нче май көнне бакчабыздан 2 балабызны мәктәпкә озаттык.Күңелле дә,моңсу да булган бу бәйрәм әти-әниләр,балалар күңелендә дә озак сакланыр.Ак юллар сезгә балалар!
-
"Юниорлар алга !" Спартакиадасын каршылап 17.05.2018

Балаларны халыкара яклау Көненә багышланган "Юниорлар алга !" дип исемләнгән XI нче балалар Спартакиадасы,Кирмән зонасына кергән балалар бакчалары арасында шашка ярышы уздырдык.








