МБОУ «Малосуньская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Кече Сон төп гомуми белем мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422173, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Малая Сунь, ул. Советская, д. 17А |
| Телефон: | +7(855)-633-07-17 |
| E-Mail: | Smalos.mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Малосуньская ООШ" |
| Руководитель: | Сайфулллина Танзиля Мирсаитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 7, из них иностранных граждан -0 |
| У нас учат: | 7 педагогов. Языки обучения: татарский и русский |
Новостной блок школы
Атналыкка йомгак
Опубликовано: 28.04.2014Мәктәбебездә 21-26 нчы апрельләрдә татар теле атналыгы булып узды. Дүшәмбе көнне 8 нче сыйныф укучылары “Тукай – безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән тест-презентация эшләделәр. Шунда ук дөрес җаваплары белән үз җавапларын чагыштырып, нәтиҗә ясый алдылар.
Сишәмбе “Ул hаман да замандаш” дип аталган Тукай иҗатының күпкырлылыгына - журналистлык эшчәнлегенә – 10-11 нче сыйныф укучылары телдән журнал ижат иттеләр.
Чәршәмбе “Г.Тукайны беләсезме?” дип аталган дәрес - презентацияне эшләү дәверендә 5 нче сыйныфлар үзләренең белемнәрен тагы да тирәнәйттеләр.“Табышмак әйтәм, җавабын тап!” рубрикасын чиштеләр.
Пәнҗешәмбе көнне 9 нчы сыйныф укучылары “Гап-гади Тукай” дип исемләнгән шагыйрьнең холык-фигыленә - З.Бәширов архивына - мөрәҗәгать иттеләр: газета – журнал мәкаләләренә күзәтү ясадылар.
Җомга көнне башлангыч сыйныфлар арасында “Сабыйларга Тукай сүзе” исеме астында зачет-дәрес үткәрелде. Шунда ук дөрес hәм тулы җаваплар алынды.
Шимбә 6-7 нче сыйныфлар арасында “Рәссамнарда Тукай иҗаты”на виртуаль-сәяхәт оештырылды. Тукай булган урыннарга вертуаль экскурсия ясалды. Атналыкка йомгак, нәтиҗә чыгарылды.
К списку новостей











