МБОУ «Куюк-Ерыксинская средняя общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ; Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Көек-Ерыкса урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422151, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Куюк-Ерыкса, ул. Гагарина, д. 32 |
| Телефон: | +7(855)-633-66-20 |
| E-Mail: | Ske.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Куюк-Ерыксинская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Гульнара Латиповна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 29 учащихся, из них иностранных граждан-0. |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Куюк-Ерыксинская средняя общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ; Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Көек-Ерыкса урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
10.02.2016

Хәрби - патриотик айлык кысаларында, бүген мәктәбебездә Самара өлкәсендә укучы егетебез Низамеев Инсаф Рәзиф улы белән очрашу булды.
-
09.02.2016

Бүген мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында 1-4 нче сыйныфлар арасында "Күңелле стартлар" узды.
-
08.02.2016

8 нче февральдән алып 13 нче февральгә кадәр башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды
-
08.02.2016

Бүген мәктәбебездән 2 укучыбыз Шәйхетдинова Сәйлән - 8 нче сыйныф, Хабибуллин Ильяс - 11 нче сыйныф җитәкчеләре биология укытучысы Шәйхетдинов Илшат Рафаил улы экология буенча Алабугага конференциягә бардылар! Конференциядә уңышлы гына чыгыш ясап Ильяс I- нче, Сәйлән III - нче урыннарны яулап кайттылар! Котлыйбыз аларны, алга таба да уңышлар юлдаш булсын!!!
-
01.02.2016

1 нче февральдән 6 нчы февральгә кадәр мәктәптә химия атналыгы башланды.
-
. 29.01.2016

Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы кысаларында 3- 5 нче сыйныфлар арасында "Законнарны беләсезме" дип исемләнгән чара узды. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сәйфуллина Чулпан Рашат кызы үткәрде.
-
28.01.2016

Тимурчыларыбыз ялгыз калган әби - бабайларга, Бөек Ватан сугышы ветераны Динмөхәммәтов Галиәхмәт бабайга һәрдаим ярдәм итеп торалар.
-
25.01.2016

Мәктәптә 25 нче январьдән - 30 нчы январьгә кадәр тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы башланды.
-
22.01.2016

Бүген районыбызның мәдәният йортында талантлы җырчы Диана Мишкина истәлегенә багышланган III региональ конкурс булып узды. Анда 6 яшьтән 50 яшькә кадәр җырчылар катнашты. Безнең мәктәбебездән вокал - соло номинациясендә Зиннуров Искәндәр - 2 нче сыйныф һәм Сәйфуллин Ильмир - 5 нче сыйныф, ә фольклор ансамбльләре арасында "Мирас" ансамбеле катнаштылар. Кич белән җиңучеләр һәм призерлар катнашуында гала - концерт үтте. Зиннуров И. - 2нче урынга, Сәйфуллин И. - 3 нче урынга, "Мирас" ансамбеле - 2 нче урынга лаек булдылар. Аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм Д. Мишкинаның җырлары тупланган дисклар тапшырылды.
-
19.01.2016

Мәктәптә укучылар арасында "Город для птиц" дип аталган район конкурсының мәктәп туры булып узды. Бик күп укучыларыбыз җимлекләр ясап алып килгәннәр иде. Шулардан ң яхшылары район турына җибәрелде. Районда Халиуллина Илзирәнеке 1 нче урынга лаек булды. Калган укучыларыбызга сертификатлар тапшырылды.



