Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования Лицей № 2 имени академика К.А. Валиева города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Мамадыш шәһәре академик К.Ә. Валиев исемендәге 2 нче номерлы лицей мәгариф үзәге»
Визитная карточка
| Адрес: | 1 здание - 422190, Республика Татарстан, г. Мамадыш, пер. Текстильный, д. 5,. 2 здание - 422190, Республика Татарстан, г. Мамадыш, ул. Ленина, д. 136 |
| Телефон: | 1 здание: +7(855)-633-20-31 приемная;+7(855)-633-27-65, 2 здание: +7(855)-634-03-70 |
| E-Mail: | s2.mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 2 им. ак. К.А. Валиева г. Мамадыш" |
| Руководитель: | Гимранов Салават Махмутович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 1031 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 педагог |
Все новости лицея
Мин татарча сөйләшәм
Опубликовано: 14.04.201421нче февральдә башланып киткән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе йомгаклау этабына җитте. Акция эшен татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сафина Гөлнара Гафуровна һәм Фазлиева Лениза Минхузиевна укучылар белән берлектә программа төзүдән башладылар. Акция кысаларында безнең лицей укучылары күп эш башкардылар. «Мин татарча сөйләшәм!» конкурс-акциясендә шәһәребезнең үзәк урамында, мәдәният йортында, сәүдә үзәкләрендә, шифаханәдә, боз сараенда, балалар бакчаларында сораштырулар үткәрделәр. Бу акциянең эмблемасы белән жетоннар ясап, “Беренче 150 сүзем” дигән сүзлек төзеп, аларны әңгәмәләр, очрашулар вакытында тараттылар. Шәһәребез яшьләре белән татарча аралашу бик күңелле булды. Шушы акция кысаларында лицеебызда да күптөрле чаралар узды. Төрле милләттән булган якташларыбызның татар телендә аралашулары горурлык хисләре уятты. Акция барышында башкарган эшләр турында мәгълүмат “Нократ” газетасында басылып чыкты.
Мин татарча сөйләшәм.
Язгы җилләр назлап исә,
Күктә кояш елмая.
“Мин татарча сөйләшәм,” – дип
Аваз салдым дөньяга.
Минем сүзнең кайтавазы
Яңгырады һәркайда.
Барыбыз да тик татарча
Сөйләшәбез бу айда.
Күпмилләтле якташларым
Татарча сөйләп алсын.
Ел буена сагынырлык
Тел көне истә калсын!
Сафина Сәйлән, 2нче лицей укучысы
Фоторепортаж:
Мин татарча сөйләшәм








