МБОУ «Пелевская средняя общеобразовательная школа» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан/ МБГБУ Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы "Пәрәү гомуми урта белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422620, РТ, Лаишевский район, с. Пелево, ул. Советская, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-783-46-39;+7(965)-594-72-23 |
| E-Mail: | Pelevskaya.Mbou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Пелевская СОШ |
| Руководитель: | Ахатова Эндже Заудатовна |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 58(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 14 |
Новости
«Тукай – безнең күңелләрдә!»
Опубликовано: 25.04.2026Бүген мәктәбебездә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай эзләреннән» дип исемләнгән тантаналы әдәби чара узды. ✨
Чараның төп оештыручысы – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Рәхмәтовна булды. Ул балалар күңелендә Тукай дөньясына карата кызыксыну уятучы искиткеч программа әзерләгән иде.
Бәйрәм бик җанлы һәм эчтәлекле үтте:
???? Укучылар Тукайның үлемсез шигырьләрен сөйләделәр, ә яшь каләм ияләре үзләре иҗат иткән шигырьләре белән уртаклаштылар.
килеп җитте.
???? Балалар шагыйрьнең авыр, ләкин якты тормыш юлын өйрәнделәр, аның турында кызыклы видеофильм карадылар.
Бу чараны оештыруга һәм югары дәрәҗәдә үткәрүгә мәктәбебезнең хөрмәтле укытучылары — Илмира Шамиловна, Радиса Вәлиулловна, Ләйсән Рифхатовна, Ләйсән Равилевна, Зөлфия Аделҗановна зур көч куйдылар. Сезгә зур рәхмәт! ????????
Рәмзия Рәхмәтовна азакта балаларга мөһим нәсыйхәтен җиткерде: «Туган телне генә түгел, милләтебезне, ата-бабаларыбыздан калган изге мирасыбызны сакларга, аны кадерләргә кирәк».
Бәйрәм һәр катнашучының күңелендә милли горурлык хисләре уятты. Тукай мирасы — безнең мәңгелек байлыгыбыз! ????❤️
#ГабдуллаТукай140 #ТукайЭзләреннән #ТуганТел #МиллиМирас #ПәрәүМәктәбе #ЛаешРайоны #Мәгариф #ТукайБәйрәме #ЯшәсенТукай
К списку новостей
















