Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия с этнокультурным русским компонентом имени Льва Николаевича Толстого» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422627, Республика Татарстан, Лаишевский район, с. Никольское, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-784-31-37 |
| E-Mail: | Mbou.Nikolsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия им. Л.Н.Толстого» |
| Руководитель: | Перванаева Ирина Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 335 учащихся, из них иностранных граждан 5 |
| У нас учат: | 28 педагогов |
Новости МБОУ Гимназия имени Л.Н.Толстого
“Татар теле дәресләрендә коммуникатив технологияләр кулланып, рус телле укучыларның белем сыйфатын үстерү”
Опубликовано: 01.12.2015Никольский урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучылары Волкова Р.Ш. һәм Евграфова Г.Ш. Комлы Кавал урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татар теле дәресләрендә коммуникатив технологияләр кулланып, рус телле укучыларның белем сыйфатын үстерү” темасы буенча район семинарында катнаштылар.Семинар барышында ачык дәресләр, мәктәп музеена экскурсияләр үткәрелде. Түгәрәк өстәл артында, ФДББС таләпләре буенча укыткан вакытта килеп чыккан кыенлыклар турында фикер алышуда катнаштылар. Семинарда, башлангыч сыйныфларда татар телен яңа стандартларга туры китереп укыту мәсьәләсе буенча килеп туган сорауларга җавап эзләделәр. Укытучыларны кызыксындырган сораулар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча муниципаль этап олимпиадаларына әзерләнү, сәләтле балаларның иҗади һәм акыл эшчәнлекләрен үстерү буенча эшне оештыруга кагылганнары да күп иде.
Мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча җаваплы методисты Закирова Эльвира Наил кызы үз чыгышында, регионнар белән эшне оештыруның барышы, алга таба булган планнар турында сөйләде; 1 нче чиреккә нәтиҗәләр ясады. Шулай ук БДТ ның мәктәп этабын уздыру кирәклеген, аны үткәрү тәртипләрен ассызыклап китте.
К списку новостей
















