• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Никольская средняя общеобразовательная школа» Лаишевского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Никольский урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422627, Республика Татарстан, Лаишевский район, с. Никольское, ул. Школьная, д. 7
Телефон: +7(843)-784-31-37
E-Mail: nikolskschool@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Никольская СОШ"
Руководитель: Перванаева Ирина Владимировна
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 317 учащийся, из них иностранных граждан 5
У нас учат: 21 педагог

Новости МБОУ Никольской СОШ

Поздравляем!

Опубликовано: 01.10.2024

Минем кадерле әбием,

Тырыш та син, уңган да.

Бөтен эшем гөрләп бара

                                                                         Син янымда булганда.

    1 нче октябрь – Россиядә зур бәйрәм – Өлкәннәр көне.   Ел саен, көз җиткәч, без әби-бабайларыбызны бәйрәмнәре белән котлыйбыз, аларга җылы сүзләр әйтәбез, чәчәкләр бүләк итәбез. Мин дә сезгә үземнең әбием – дәү әнием турында сөйлим әле.

   Минем дәү әнием Әнисә исемле.Ул Арча районы Наласа авылында туып үскән. Бүгенге көндә дә ул туган авылында яши. Минем дәү әнием бик күп еллар авыл почтасында эшләп лаеклы ялга чыга. Бабам белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның дүрт оныгы бар. Дәү әнием безне һәрвакыт бик сөенеп каршы ала. Безгә тәмле ризыклар пешерә. Мине дә тәмле ашлар һәм камыр ризыклары пешерергә өйрәтә. Дәү әнием белән бергәләп өчпочмак, кыстыбый, белен пешерәбез. Ул тагын гөлләр үстерергә дә ярата. Тәрәзә төбендә үсүче яраннар кышын да, җәен дә шау чәчәктә утыралар. Җәй көннәрендә әбием бабай белән бергә авыл мәчетендә балалар өчен лагерь оештыралар. Кечкенә балаларга дини тәрбия бирәләр: хәдисләр өйрәтәләр, төрле чаралар үткәрәләр. Мин дәү әнием белән бик горурланам, аны  хөрмәт итәм.

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Бүген мин һәр өлкән кешегә сәламәтлек, тынычлык телим. Балаларын һәм оныкларын шатландырып бик озак яшәсеннәр.

   Бикбаева Руфинә, Никольский мәктәбенең 4 сыйныф укучысы, татар теле түгәрәге әгъзасы.



К списку новостей