Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская основная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51 |
Телефон: | +7(855)-952-92-37 |
E-Mail: | Zai-Karataishcola@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Зай-Каратайская ООШ» МО «ЛМР» РТ |
Руководитель: | Ахметова Ляйса Шагитовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская основная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Обелискка веноклар әзерләү 21.02.2017
-
Туган телем-иркә гөлем 21.02.2017
9 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Галиуллина Асия Хәйдәровна җитәкчелегендә Туган тел көненә багышланган стенгазета чыгардылар. Стенгазетада Туган тел көненең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирелде. Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыгуы, анда 1957 елның 21 февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студентның һәлак булуы, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итүе турында мәгълүмат туплау укучыларда зур кызыксыну уятты.
Стенгазетада күренекле кешеләрнең (К. Насыйри, Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Бәширов, Ф.Яруллин) татар теле турында язган фикерләре дә урнаштырылды.
С. Әхмәтҗанованың “Анла,бала” исемле шигыре дә стенгазетаның эчтәлеген ачарга ярдәм итте.
Стенгазета өстендә эшләү укучыларда туган телгә карата хөрмәт, ихтирам , горурлык хисләре уятты.
-
Тел дигән дәрья бар 21.02.2017
Туган тел ! Бу сүз һәркем өчен кадерле , газиз!
Безнең туган телебез – татар теле
Яшәсен туган тел ,иң матур тел,
әткәм - әнкәмнең теле!!!
21.02 көнне 6,7,8,9нче сыйныфларның җыелма командалары “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” арасында “Тел дигән дәрья бар”дигән исем астында уен-бәйге үтте.Татар теле укытучысы Гимадиева Г.Җ. әзерләгән биремнәр укучыларның тел тарихын белүләрен, татар мәдәнияте белән кызыксынуларын, татар көе, моңы белән дә таныш икәнен күрсәтте.
Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын. (Фәнис Яруллин)
-
Ватанны саклаучылар көне 21.02.2017
Хәрби-патриотик айлык кысаларында, 21 нче февраль көнне, башлангыч сыйныфлар белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган уен-бәйге чарасы үтте. Шәйдуллина А.Б. җитәкчелегендә, укучы малайлар ике төркемгә бүленде. Төркемнәрнең исемнәре ("Бөркетләр",Җитезләр") һәм девизлары уйланылды, Җитезлектә һәм батырлыкта көч сынаштылар. Дуслык алга чыкты. Егетләребезне котлап,җырлар җырланылды. Укучылар бүләкләнде,шат, күтәренке кәеф белән уенны тәмамладылар.
-
21 нче февраль –Халыкара туган тел көне 21.02.2017
Бүген, 21 нче февраль –Халыкара туган тел көне уңаеннан, 2нче сыйныфта Вәлиева Г.Н.
“Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк” исемле тәрбия сәгате үткәрде. Сыйныф сәгате Г.Тукайның “Туган тел ” шигыре белән башлап җибәрелде. Чарада тел турында табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр укылды. Укучылар Туган тел көненең килеп чыгышы турында да мәгълүмат алдылар. Чара азагында укучылар тел турында үзләренең фикерләрен рәсемгә төшерделәр.
Бу чара балаларда туган телгә карата хөрмәт,ихтирам хисен тәрбияләүгә юнәлтелгән иде
-
План мероприятий, приуроченных Международному дню родного языка по МБОУ "Зай-Каратайская ООШ" 16.02.2017
-
Тынычлыкның кадерен белик! 16.02.2017
16 февраль көнне Зәй-Каратай мәктәбендә Хамзина Р.Р. тәрбия сәгате үткәрде. Балаларга бүгенге тыныч тормышыбызның, бәхетле балачагыбызның бәясен аңлатты. Сугыш һәм тыл батырларына карата хөрмәт, Ватанны ярату хисләре тәрбияләргә тырышты.
-
Яралы язмышлар. Искә алу көне 15.02.2017
Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.
XX гасырның 30 нчы еллары ... Россиядә сәяси репрессиянең котырынган чоры. Ул еллардагы афәт дулкыны Бөгелмә татар мәгърифәтчеләрен дә читләтеп үтми. «Атласовчылар эше» буенча гына да 24 кеше гаепләнә. Янәсе, Һади Атласов җитәкчелегендәге татар зыялыларының бик зур яшерен оешмасы гомумтөрки Туран дәүләтен төзү өчен көрәш алып барган. 1937 елның 23 — 28 октябрендә булган ябык утырышта хәрби трибунал 24 кешене ГУЛАГка озатырга, 9 кешене атарга хөкем итә... Шулар арасында бертуган Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар да була.1938 нче елның 15 нче октябрендә карар үтәлә. Мәгариф тарихында күренекле урын тоткан авылдашларыбызны искә алу кичәсе уздырдык. Чарага Туйкиннарның туганнары – Марат Туйкин, Сылу Насыйбуллина, Лилия Нәбиуллина,Әлфия Туйкина, үзешчән тарихчы-Хәлимов Җәүдәт абыйлар чакырылган иде. Алар укучыларга бик эчтәлекле чыгышлар әзерләгән иделәр.
Әйе, нинди зур, авыр, фаҗигале елларны үтә безнең халкыбыз. Дөрес, репрессия корбаннарын аклыйлар, аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен шактый гына эшләр башкарыла. Әмма үткәнне кайтарып булмый. Халык күңелендә тирән яралар кала. ЯРАЛЫ ЯЗМЫШЛАР...
-
"Туган телем-иркә гөлем" 14.02.2017
Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле тел дип, телең йотма,
Туган телеңне онытма!
14 нче февраль көнне Шәйдуллина А.Б. җитәкчелегендә, 3 сыйныф укучылары белән “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән “Сөембикә оныклары” һәм “Тукай варислары” командасы арасында уен-бәйге үткәрде. Телебез, мәдәниятебез , гореф-гадәтләребез турында укучылар белемнәрен күрсәттеләр, әңгәмә кордылар. Чара бик отышлы узды.
-
Интеллектуаль уен "Тамчы шоу" 14.02.2017
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларныың телен яратмый.
14 нче февраль көнне, башлангыч сыйныф укытучысВәлиева Г.Н. 2 нче сыйныф укучылары белән туган телгә багышланган интеллектуаль уен үткәрде. Класс ике командага бүленеп төрле сорауларга җавап бирделәр һәм үзләренең белемнәрен тикшерделәр.