Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Зай-Каратайский детский сад" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Зай-Каратай, ул. Уныш, д. 51, стр. 1 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Alfiya.Sagdeeva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Зай-Каратайский детский сад" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Сагдеева Альфия Сафуановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 6 детей |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
-
Муса Җәлил тууына 120 ел. 16.02.2026

Балалар бакчасында Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби кичә уздырылды. Кичәдә балалар Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, балаларга язган шигырьләре белән таныштылар, белгән шигырьләрен кабатладылар. "Муса Җәлил –безнең тыныч тормышыбыз хакына башын салган бик күп батырларның берсе. Без туган җиребезне яклап сугышка кергән һәм яшьли һәлак булган каһарманнарны онытмабыз. Мондый фаҗига башка беркайчан да кабатланмасын! Күкләребез тыныч, тормышыбыз матур, дөньялар имин булсын!"
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып,
Гомрем минем моңлы бер җыр иде
Үлемем дә яңрар җыр булып. М.Җәлил.
-
Кунакка килегез! 02.02.2026

Өрек (Роберт Миңнуллин шигыре)
Өшеткеч тышта йөреп,
Китәбез өйгә кереп.
Иренебезне бөреп,
Без чәй эчәбез өреп.
Салынган чәйгә өрек,-
Авызда тора эреп!
-
Әкият тыңлыйбыз. 22.01.2026

Әкиятләр нинди була?
Әкиятләр батырлар:
Бар бит анда ак аюлар,
Көчле Камыр батырлар
Йөгерештә Җилаяклар,
Чакмый торган Чаяннар.
Серле,кызык әкиятләрне
Тыңларга бик яратам.
Әкият сөйләгәннәрен
Көн саен көтеп алам







