Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Урдалинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423285, с. Туктарово-Урдала, ул. Советская, д. 92 |
Телефон: | +7(855)-953-75-22 |
E-Mail: | urdala2000@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Урдалинская ООШ" МО ЛМР РТ |
Руководитель: | Зайнутдинова Гульфия Рафаэловна |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 15 учеников, 2 воспитанника |
У нас учат: | 9 учителя, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Урдалинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
21.02.2018
21 нче февраль мәктәбебездә "Ана теле" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде һәм татар язучылары, күренекле татар шәхесләренә багышланган "Милли телем - горурлыгым" дип исемләнгән күргүзмә оештырдылар.
-
17.02.2018
16 февраль көнне «Хәтер вакытка буйсынмый»: мәгърифәтче, галим, язучы Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарның репрессия корбаннары булуга 80 ел тулуга багышланган III зональ фәнни-гамәли укучылар конференциясе уздырылды. Мәктәбебезнең 9 класс укучысы Минахметова Эльвира икенче урын алды. Алда да зур уңышлар телибез.
-
16.02.2018
Герой шагыйребез Муса Җәлил истәлегенә багышланган дружина сборы узды. Укучылар каһарман шәхесебезнең тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен искә төшерделәр, шигырьләре укылды.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 15.02.2018
-
15.02.2018
Бүген мәктәптә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгу көне билгеләп үтелде.
Мәктәп һәм авыл китапханәсе оештырган бу чарада тарихи викторина үтте, презентация күрсәтелде. Әфганстан җирендә хезмәт иткән авылдашларыбыз, алар арасында эзтабарлар дружинасының исемен йөртүче Рафикъ Гәрәев искә алынды. -
Батырлык дәресләре
14.02.2018
Мәктәбебездә "Кайнар йөрәкләр" батырлык дәресләре үткәрелде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зәйнетдинова Г.Р. линейкада "Батырлык" төшенчәсенең мәгънәсен аңлатып китте. Аннан соң "Форпост" әгъзалары Минахметова Эльвира, Саримова Гөлназ "Кайнар йөрәкләр" китабыннан үзләре кебек үк укучыларның батырлыклары турында сөйләделәр.
"Нәрсә ул батырлык?" темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү-аралашу узды, батырлык дәресенә багышлап ясалган "Кайнар йөрәк" презентациясе күрсәтелде һәм "Кайнар йөрәк" гимны уйнатылды. Әлеге үткәрелгән чараларның һәркайсы укучыларга "батырлык" сүзенең мәгънәсен аңларга этәргеч бирде. -
Профориентация эше 12.02.2018
Профориентация эшен җәелдерү максатыннан бүген башлангыч класс укучылары белән “Һөнәрләр дөньясында” дигән класс сәгате уздырылды .Уен формасындагы бу чара укучыларга киләчәктә сайлап алынган профессия кешенең тормыш юлын билгели, шуңа күрә укучыны мөмкин булган хаталардан саклап калу, күңеленә якын булган һөнәрне сайлауда ярдәм итү буларак үткәрелде
-
09.02.2018
Урдалы мәктәбенең "Дуслык" эзтабарлар төркеме бүген "Галстучная страна" муниципаль уен-конкурсында катнаштылар.
-
09.02.2018
6 февраля в детском саду отметили "День именинника"
-
08.02.2018
Бүген 8 укучы эзтабарлар сафына кабул ителде. Шулай итеп Урдалы мәктәбе эзтабарлар рәте артты.