Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сугушлинская начальная общеобразовательная школа-детский сад» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423281, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Сугушла, ул. Халиуллина, д. 3 |
| Телефон: | +7(855)-953-81-17 |
| E-Mail: | Habibullina.LT@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сугушлинская НОШДС" |
| Руководитель: | Хабибуллина Лилия Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 3 ученика и 5 воспитанников детского сада |
| У нас учат: | 2 учителя и 1 воспитатель |
Новости Сугушлинской ООШ
55 яшьлек юбилеегыз белән, Гүзэлия Зәкиҗан кызы!
Опубликовано: 10.11.2012
Төгәл фәннәрне үз иткән мөгаллимә Гүзәлия Закиҗан кызы Зәй-Каратай авылыннан. Урта белеме булган яшь кыз үзенең хезмәт юлын 1976 елда туган мәктәбендә китапханәче һәм башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрә.
1980-1985 елларда Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып югары белем ала. 1984 елда Сугышлы сигезьеллык мәктәбенә математика укытучысы булып килә. Үзенең гаилә учагын Сугышлы авылында корып, тормыш иптәше Айдар абый белән ике малай үстереп үрнәк әти-әни булып яшиләр. Бүгенге көндә дә үзенең хезмәтенә тугрылыклы мөгаллимә шушы мәктәптә математика фәнен укыта. Дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыра, аның укучылары төрле конкурсларда, олимпиадаларда даими катнашып призлы урыннар яулый. Үзе дә мөгаллимнәр арасында үткәрелгән бәйгеләрдә актив катнаша. Район һәм республика күләмендә үткәрелгән “Ел укытучысы” конкурслары җиңүчесе һәм лауреаты дигән исемнәргә лаек була. Нур өстенә нур дигәндәй, балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү максатыннан башкарылган нәтиҗәле хезмәте өчен Гүзәлия Закиҗан кызы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Лениногорск шәһәре администрациясе һәм мәгариф бүлегенең мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Гүзәлия Закиҗан кызы – эрудицияле һәм тәҗрибәле педагог. Ул укучыларының сәләтен, мөстәкыйллеген, иҗади активлыгын үстерүгә, аларны заманга лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләүгә зур көч куя.
Бу көннәрдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Гүзәлия Закиҗан кызына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, мәгариф өлкәсендәге фидакарь хезмәтендә яңадан яңа уңышлар телибез.
Сугышлы мәктәбе укытучылары коллективы.
К списку новостей














