• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №8 г.Лениногорска» муниципального образования" Лениногорский муниципальный район" РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423250 Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, пр. Шашина, 55
Телефон: +7(855)-955-19-59
E-Mail: rami8@yandex.ru, S8.Len@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №8"
Руководитель: Сергеева Елена Николаевна
Год основания учреждения: 1958
У нас учатся: 871 учащихся
У нас учат: 58 педагогов

Доска объявлений

"ЖИВАЯ КЛАССИКА"

Опубликовано: 17.03.2017

Безнең балалар китап укыйлармы? Алар әдәбиятны беләме? Һәм яратамы алар әдәбиятны? Кызганычка каршы, әлеге сорауга җавап бирү торган саен кыенлаша. Интернет һәм компьютер уеннары бүгенге яшүсмерләрнең бөтен буш вакытын биләп алды. Әлеге тискәре тенденцияне ( күренешне) туктату өчен, балаларга әдәби әсәрләр тудырган дөньяның үззенчәлекле якларын ачарга булышу зарур.”Тере классика” Халыкара яшь укучылар конкурсы әлеге бурычны чишәргә алынды.

17 март көнне дүрт дистәгә якын катнашучы рус һәм чит ил әдәбияты әсәрләрен укып күрсәтү өчен шәһәребезнең 8 урта мәктәбенә җыелды. Нәкъ менә монда “Тере классика” яшь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды. Катнашучылар контингенты да төрле: 6 нчы сыйныфтан башлап 10 нчы сыйныфка кадәр булган шәһәр һәм мәктәп укучылары килгән иде. Әлеге көн шаккаттыргыч чараларга бай булды: бәйрәмнең тантаналы ачылуы, туктаусыз кул чабулар, Лениногорск балалар музыка мәктәбеннән килгән кунаклар бүләге – тере инструменталь музыка - , илебезнең иң яхшы актерларының катнашучыларга киңәш сүзләре, кырыс, ләкин гадел жюринең йөзләрендә елмаю чаткылары – барысы да әлеге чарада булучылар күңелендә әле озак сакланыр.

Һәрбер яшь катнашучы конкурска төпле әзерлек белән килгән. Шунысын да әйтеп узмый ярамас, сәнгатьле нәфис сүздән тыш, ә бу исә төп бәяләү критерие, укучылар үз чыгышларында жест, мимика, рольләргә бүлеп уку кебек алымнар да кулланып, һәм шул вакытта чын актерга әверелеп, залда утыручыларга әдәби әсәрне мөмкин кадәр тирәнтен җиткерергә тырыштылар. Һәм һәрбер катнашучы үз теләгенә ирешә алды! Чөнки жюрига якын киләчәктә районыбызны республикага тәкъдим итүчене сайлау шактый кыенга туры килде.

Аерым рәхмәт сүзләрен яшь укучыларны әзерләгән укытучыларга җиткерәсе килә. Аларның игътибарлы мөнәсәбәте һәм акыллы киңәшләре балаларга үзләрен һәм үзләренең талантын тирәнрәк ачарга ярдәм итә.

Комиссия әгъзалары  “Тере классика” конкурсының түбәндәге җиңүчеләрен грамоталар белән бүләкләргә карар кылды:

- Солтангәрәев Илнар, 5 нче урта мәктәпнең 8 сыйныф укучысы;

- Манакова Алена, 5 нче урта мәктәпнең 10 сыйныф укучысы

- Кирдина Александра, 10 нче урта мәктәпнең 10 сыйныф укучысы

- Шарифуллина Гөлнур, 8 нче урта мәктәпнең 7 сыйныф укучысы

- Чатуров Никита, 2 нче урта мәктәпнең 7 сыйныф укучысы

- Затеева Анна, 2 нче урта мәктәпнең 7 сыйныф укучысы

Конкурстан соң балалар ешрак укый башларлармы – әйтүе кыен. Ләкин шунысын ышанып әйтергә мөмкин – әлеге конкурс төрле милләттән булган, төрле кызыксынулар белән яшәгән, тормышка төрле карашта булган балаларны китапка һәм мәңге тере классикага булган чиксез мәхәббәт белән берләштерде. Бу үз чиратында безнең илдә, безнең регионда, безнең шәһәрдә китап иң төп рухи мирас булып яшәвен дәвам итәр дигән өмет уята.

Уңышлар сезгә, яшь укучылар!



К списку новостей