• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №7 г. Лениногорска» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Гагарина, д. 12, ул. Школьная, д. 8 (2 здание)
Телефон: приёмная+7(85595) 5-13-98; 2 здание +7(85595)5-75-55; (директор) +7(85595)5-16-76
E-Mail: lensn7@mail.ru,S7.Len@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ № 7"
Руководитель: Тышко Ольга Геннадьевна
Год основания учреждения: 1956
У нас учатся: 1013 учащихся
У нас учат: 59 педагогов

Наши новости

Опубликовано: 25.02.2014

Күренекле халык язучысы, журналист, тәрҗемәче, психолог Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең юбилее уңаеннан “Әмирхан Еники – күңел карурманының тургае” исемендәге зональ фәнни-гамәли конференция.

24 нче февраль көнне мәктәбебез дә Әмирхан Еникинең юбилее уңаеннан “Әмирхан Еники – күңел карурманының тургае”  исемендәге зональ фәнни-гамәли конференция булып узды. Төрле шәhәр hәм район мәктәпләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

Конференция түбәндәге секцияләргә бүленеп үткәрелде:

1.     Ә.Еники иҗатында туган туфрак, тел, милләт темалары чагылышы.

2.     Ә.Еники әсәрләрендә тел сурәтләү чаралары, стиль үзенчәлекләре.

3.     Укыту-тәрбия-процессында, мәгълүмати белем чыганакларына таянып, Ә.Еники иҗатын файдалану.

4.     Ә.Еники әсәрләрендә рухи байлык проблемасы.

Конференция бәйрәмчә бизәлгән актлар залында укучыларның сәламләү чыгышы белән башланды.

Әмирхан ага Еникинең әсәрләре кешеләргә яхшылык эшләргә, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Күп еллар элек язылып, хәзерге көндә дә актуальлеген, әһәмиятен югалтмаган бу әсәрләре мәңгелек булып калыр дип ышанабыз.

Конференцияне чакырылган кунакларыбыз Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Мифтахова Розалия Шамил кызы, мәгълүмати-методик үзәк белгече Рамазанова Ландыш Гаяз кызы тәмамлады. Һәрбер чыгыш ясаучыга бәя биреп, үзләренең фикерләрен белдерделәр.



К списку новостей