• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №7 г. Лениногорска» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Гагарина, д. 12, ул. Школьная, д. 8 (2 здание)
Телефон: приёмная+7(85595) 5-13-98; 2 здание +7(85595)5-75-55; (директор) +7(85595)5-16-76
E-Mail: lensn7@mail.ru,S7.Len@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ № 7"
Руководитель: Тышко Ольга Геннадьевна
Год основания учреждения: 1956
У нас учатся: 1013 учащихся
У нас учат: 59 педагогов

Наши новости

“Ач, шигърият, серләреңне” дип исемләнгән муниципаль шигырь бәйгесе

Опубликовано: 27.04.2012

       27 апрельдә  җирле язучыларыбыз иҗатына  һәм Рәзим Вәлиуллинның 70 еллыгына багышланган “Ач, шигърият, серләреңне” дип исемләнгән муниципаль  шигырь бәйгесе үткәрелде. Бу чарага “Чишмә” әдәби берләшмәсе әгъзалары – Таһир Шәмсуаров, Әнвәр Шәрипов, Рәсим Хәбибулла, “Мәгариф” идарәсенең милли белем бирү буенча баш белгече  – А.И. Вилданова килгәннәр иде. Шулай ук  шигърият кичәсенә Башкорстан төбәге Благовар районыннан килгән укытучылар делегациясе дә килүе нур өстенә нур булды. Аларның төп килү максаты- тәҗрибә уртаклашу.

        Шигърият кичәсе татар теле һәм әдәбияты укытучылары Якупова Р.Р. һәм Батталова М.З. җитәкчелегендә алып барылды. Шигырь бәйрәмендә яңгыраган һәр шигырь – төбәгебез шагыйрьләрнең иҗат җимеше. Нәкъ менә шуны истә тотып, Мәгариф идарәсе һәм “Чишмә” әдәби берләшмәсе әгъзалары сәнгатьле шигырь уку, нәфис сүз осталарын ачыклау максаты белән шигырь бәйгесе игълан ителде. Анда шәһәребездән һәм авылларыбыздан килгән укучылар катнашты. Катнашучылар төбәгебез язучыларының яисә шагыйрьләрнең әсәрен сәнгатьле итеп сөйләргә тиеш иде.

      Шигырь бәйгесе “Шигърият дөньясында”, “Бәхетле балачак”, “Туган як” номинацияләренә бүленде. Анда 30 укучы катнашты. Алар шигырьләрне оста, матур, сәнгатьле итеп укыдылар, ә кайберләре музыкаль композицияләр һәм презентацияләр дә әзерләгәннәр. Жюрида  утыручылар алдында шундый матур сөйләүчеләр арасыннан иң яхшыларын сайлап алу бик авыр булды. Шуңа күрә жиңүчеләрне номинацияләп билгеләргә булдылар. “Шигърият дөньясында” номинациясе буенча  1 нче урынга 11 нче гимназия укучысы , ә 2 нче урынга безнең мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Гимаева Аделина лаек булды..

              Шигърият бәйрәмендә ямь өстәп, безнең мәктәп укучылары жырларын, биюләрен бүләк иттеләр.

        Жинүчеләргә һәм төрле номинацияләрдә катнашканнарга бүләкләрне язучыларыбыз тапшырды. Кичәне тәмамлап, бәйгедә катнашучылар  шагыйрьләр белән бергәләп истәлеккә фотога төшергә онытмады.



К списку новостей