Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423252, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Морякова, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-955-04-95;+7(855)-955-03-87 |
E-Mail: | lens2@mail.ru; S2.Len@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №2" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Платонова Ольга Константиновна |
Год основания учреждения: | 1950 |
У нас учатся: | 890учащихся |
У нас учат: | 53 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
27.04.2015
Татар теле һәм әдәбияты декадасы кысаларында үткәрелгән чараларның байтагы яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланды. Укучыларыбызга “Тукай исемле йолдыз” документаль фильмы, Тукай әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар һәм башка аудио һәм видеоязмалардагы материаллар тәкъдим ителде. “Тукайга багышлап...” исеме астындагы күргәзмәне исә 7нче һәм 11нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре: Осипова Л.И.) оештырды. Күргәзмәдә кулдан ясалган берсеннән -берсе эчтәлекле татарча гәҗитләр, Тукай әкиятләренә матур-матур иллюстрацияләр, рәсемнәр дә бар иде. Декада барышында үткәрелгән һәр чара укучыларыбызның татар телен, Тукай телен өйрәнүгә булган кызыксынуларын арттыру, балаларның шул өлкәдәге белемнәрен тирәнәйтү максатын күздә тотып башкарылды.
-
26.04.2015
22 нче апрель көнне татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 4б сыйныф укучылары укытучылары Галеева М,Ш. һәм Гөбәйдуллина М.З, белән Ю. А. Гагарин исемендәге балалар китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Алар анда Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шагыйрьнең әкиятләрен тыңладылар, карадылар,викторина сорауларына җавап бирделәр.
Укучыларның китапханәдәге чараларда беренче генә катнашулары түгел. Китапханә хезмәтләре һәрвакыт балаларны ачык чырай белән каршы алалар. Бүген дә шулай булды. Укучылар, кабат очрашырга теләк белдереп рәхмәт әйттеләр.
-
26.04.2015
23 нче апрель көнне татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 2б сыйныф укучылары укытучылары Галеева М,Ш. һәм Бунчеева.А.М белән Ю. А. Гагарин исемендәге балалар китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Алар анда Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шагыйрьнең әкиятләре буенча сәяхәт иттеләр .”Шүрәле”,Су анасы” ,”Сарык белән Кәҗә”әкиятендәге геройларын искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр
Укучыларның китапханәдәге бу чарада беренче генә катнашулары. Китапханәдән зур тәэсир алып кайтып киттеләр .
-
26.04.2015
24 нче апрель көнне татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 4 Всыйныф укучылары укытучылары Галеева М,Ш белән Ю. А. Гагарин исемендәге балалар китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Алар анда Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерделәр, шагыйрьнең әкиятләре буенча кызыклы биремнәрдә катнаштылар,командаларга бүленеп сорауларга җавап бирделәр.”Шүрәле”,Су анасы” ,”Сарык белән Кәҗә”әкиятендәге геройларын искә төшерделәр.Соңыннан кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан видеоролик күрсәтелде. Шатлыклы да, бераз моңсу да бәйрәм. Һәм шундый хисләр белән,китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, өйләренә таралаштылар
-
26.04.2015
24нче апрель көнне татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 3А сыйныфында “Тукай бәйрәме” үткәрелде. (Җитәкчесе Касыймова Л.Ә) Сыйныфтан тыш чарага укучылар бик теләп әзерләнделәр. Алар әлеге кичәдә Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
26.04.2015
24 нче апрель көнне Лениногорск муниципаль районы Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемендәге Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбе базасы нигезендә III Россиякүләм “Җәмит Рәхимов укулары - 2015” булып узды. Фәнни – гамәли конференциягә Татарстан Республикасы Язучылар Берлегеннән, “Мәгариф” журналы, “Мәдәни җомга” газетасы, Казанның музей һәм институтларыннан бик күп кунаклар килгән иде. Укулар тирән эчтәлекле һәм югары дәрәҗәдә үтте. Мәктәбебездән әлеге чарада 10 сыйныф укучысы Галеев И. (укытучысы Галеева Л.Җ.) катнашып сертификат һәм диплом белән бүләкләнде.
-
25.04.2015
Сегодня учащиеся школы приняли участие в общегородском экологическом субботнике. Администрация школы благодарит всех ребят и учителей за добросовестную работу.
-
Акция "Весенняя Неделя Добра" 24.04.2015
В рамках празднования 70-летия победы в Великой Отечественной войне, в рамках акции "Весенняя Неделя Добра" в школе стартовала акция "Георгиевская ленточка"
-
Выставка, посвященная Всемирному дню земли и дню птиц 24.04.2015
23.04.2015г. в школе №2 была организована выставка, посвященная Всемирному дню земли и дню птиц. В выставке приняли активное участие учащиеся 1-4 классов. Учащимися были подготовлены поделки из природного материала, теста, картона, цветной бумаги. Поделки, выполненные ребятами, отличаются своей неповторимостью и оригинальностью.
Среди учащихся 5-8 классов прошел конкурс на лучший скворечник. От каждого класса было выставлено по одному скворечнику.
Все работы учащихся были оценены по достоинству. Выставка продлится до 29.04.2015г.
-
24.04.2015
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. Бүген, 24 нче апрель көнне, 5в сыйныфы укучылары, җитәкчеләре Осипова Людмила Ивановна белән, шәһәребездә урнашкан Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә булып кайттылар. Китапханәнең милли бүлеге хезмәткәрләре “Каһарманнар – безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән кичә әзерләгәннәр. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташларыбызга багышланды. Укучылар да актив катнашты: каһарманнар турында үзләренең белгәннәрен сөйләделәр, белмәгән әйберләрне исә китапханәче апалар аңлатты. Кичә ахырында күрсәтелгән документаль фильм балаларга бигрәк тә ошады. Укучылар тыныч тормыш өчен көрәшкән каһарманнарны онытмаска, аларның кешелеклелек сыйфатлары, батырлыгы үрнәгендә үсәргә сүз биреп таралыштылар.