Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
Визитная карточка
| Адрес: | 423292, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Сарабикулово, ул. Кирова, д.3 А |
| Телефон: | +7(855)-952-98-42 |
| E-Mail: | Salima.Gatina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сарабикуловская ООШ" |
| Руководитель: | Гатина Салима Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 16 учащихся |
| У нас учат: | 8 учителей Язык обучения русский-татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
Конкурслар, конкурслар… 20.03.2014

Мәктәбебез укучылары төрле конкурсларда катнашуларын дәвам итәләр. 20 март көнне “Кенгуру” математик конкурста 2-7 класслардан 13 укучы катнашты. Ә 1-4 класс укучылары “Львенок” Бөтенроссия конкурсы биремнәрен үтәделәр. Алар 7 укучы. Әле апрель аенда “Зирәк тиен” һәм “ЧИП” конкурслары булачак.
-
Cупер китап укучы – 2014 19.03.2014

Гагарин исемендәге Лениногорск балалар китапханәсендә авыл балалары өчен үткәрелгән “Супер китап укучы” конкурсында мәктәбебезнең 6 класс укучысы Валиева Ләйсән дипломга ия булды. Авыл китапханәчесе – Хакимова Миләүшә.
-
Әлифба бәйрәме 14.03.2014

1 класс укучылары өчен зур бәйрәм булды. Алар “Әлифба”ны тәмамладылар. Барлык хәрефләрне өйрәнеп, укырга, язарга керештеләр. Беренче укытучылары Дәүләтшина Т.М. ярдәме белән укучылар “Әлифба бәйрәме” уздырдылар. Сәхнәдә үзләрен иркен тоттылар. Мәктәп директоры С.Ә. Гатина, 2-4 класс укучылары һәм укытучылары, әти-әниләр балаларны бәйрәм белән котладылар.
-
Әкияттә кунакта
13.03.2014
1 - 4 класс укучылары авыл китапханәсенә керделәр. Китапханәче Миләүшә Хакимова “Әкияттә - кунакта” дигән чара оештырды. Ул төрле әкиятләр буенча викторина уздырды. Укучылар нинди әкиятләр белүләрен әйттеләр. Миләүшә апалары әкиятләр укыды. Очрашу кызыклы булды.
-
Кошлар- безнең дусларыбыз 07.03.2014

Безнеңң мәктәбебезнең укучылары кошларны карауларын дәвам итәләр. Быел кар күп,аларга җим табуы авыр. Ә укучылар булганда алар һәрвакыт тук
-
Бәйрәм белән котладылар 06.03.2014

Бәйрәм белән котладылар
Укучылар укытучыларны һәм әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котладылар. 2 – 7 класс укучылары җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле биюләр биеделәр. Концертны 5 класс җитәкчесе Исхакова А.А. һәм педагог-оештыручы Камалтдинова Л.Х. әзерләде. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 05.03.2014

5 март
Гомуми ата-аналар җыелышы
5 март көнне гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта ата-ана катнашты. Моталлапова С.Ә. “Балаларыбызны саклыйк” дигән темага чыгыш ясады. Ул чыгышында балаларның үз-үзләренә кул салу очраклары турында сөйләде, аларга карата игътибарны көчәйтергә кирәкләген кисәтте.
Мәктәп директоры Гатина С.Ә. укучыларның укуга карашлары, тәртипләре турында үтемле итеп сөйләде. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Ялакова Ф.Г. 9 класс укучыларының ОГЭ бирүләренә әзерлеккә тукталды.
-
9 классның ата-аналар җыелышы 03.03.2014

3 март
9 классның ата-аналар җыелышы
3 март көнне 9 классның ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта ата-аналар белән бергә балалар үзләре дә катнашты. Бу ОГЭ белән бәйле. Әти-әниләргә балаларының әзерләнүләренә контроль ясарга кушылды, чөнки аларның ОГЭга әзерләнүләре начар.
-
"Патриотик җырлар" бәйгесе 21.02.2014

21 февраль көнне мәктәбебездә 2нче-9 нчы класслар арасында "Патриотик җырлар" бәйгесе уздырылды
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә 21.02.2014

21.02 көнне кичке сәг. 17.00 да Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үткәрелде














