Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы
Визитная карточка
| Адрес: | 423292, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Сарабикулово, ул. Кирова, д.3 А |
| Телефон: | +7(855)-952-98-42 |
| E-Mail: | Salima.Gatina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сарабикуловская ООШ" |
| Руководитель: | Гатина Салима Анваровна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей Язык обучения русский-татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарабикуловская основная общеобразовательная школа» муниципального образования» "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан // Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Сарабикол төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
Бөек Тукайга – 128 ел 26.04.2014

Габдулла Тукай туган көнгә багышлап, башлангыч класс укучылары белән әңгәмә уздырылды. Аның биографиясен искә төшерделәр, презентаця карадылар. Балалар тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен укыдылар. Ясаган рәсемнәрен күрсәттеләр.
-
Гөлназ конкурста катнашты 25.04.2014

Шөгер мәктәбендә 4 класс укучылары өчен “Милләтең белән горурлан, халкыңның үзе белән” дигән муниципаль конкурс булып узды. Безнең мәктәптән Садыйкова Гөлназ катнашты. Ул яхшы чыгыш ясады. Үзе турында, үзенең шөгыльләре турында сөйләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Гөлназ “Кул эшләре остасы” номенациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз сине, Гөлназ!
-
Бланки по татарскому языку. 24.04.2014

Учитель татарского языка и литературы Муталлапова Светлана Анасовна, объяснила учащимся 9 класса о правилах заполнения новых бланков по татарскому языку.
-
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына. 24.04.2014

Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап музей җитәкчесе, Камалтдинова Энҗе Мөдәрис кызы, укучыларны сугышта катнашкан ветераннарыбыз белән таныштырды. Аларның батырлыклары турында баларга җиткерде. "Алар Ватан өчен сугыштылар...", - дип тәмамлады әңгамәсен музей җитәкчесе.
-
Бөек Җиңүне каршылап. 23.04.2014

Мәктәптә Бөек Җиңүне каршылап, төрле чаралар үткәрелә. 2 класс укучылары ветеран укытучы Мостафина Раушания апаның хәлен белергә бардылар. Балалар үзләренең уңышлары турында сөйләделәр. Ә Раушания апа мәктәптә укыткан елларын искә алды, укучыларга киңәшләрен бирде, изге теләкләрен җиткерде.
-
Контроль эшләр 22.04.2014

4 класс укучылары муниципаль контроль эшләр эшли башладылар. Бүген алар математикадан эшләделәр. 23 апрельдә рус теленнән, 28 апрельдә әйләнә-тирә дөнья дәресеннән, ә 29 апрельдә татар теленнән эшләячәкләр. Аларга уңышлар телибез.
-
Территорияне җыештыру 22.04.2014

2-8 класс укучылары мәктәп территориясен җыештырга чыктылар. Алар чүпләрне җыеп, арбага төяделәр. Барлык укучылар да бик тырышып эшләделәр. Өмә атна буена дәвам итәчәк.
-
Мәктәп янын җыештыру 21.04.2014

Мәктәп янын җыештыру
Мәктәп янын җыештыру дәвам итә. 4 класс укучылары да бакчаны җыештырырга чыктылар. Алар чыбык-чабык, кипкән үләннәрне, төрле чүпләрне җыйдылар. Башка класс укучылары да бу эштән читтә калмый.
-
Ярдәм. 19.04.2014

8 класс укучылары дәресләрдән соң ветеран укытучы Хабибуллина Рәхимә Галлямовнага ярдәм итәргә бардылар. Алар ветеран укытучының капка төпләрен, койма буйларын чүптән арындырдылар. Ветеран укытучыларга, тыл ветераннарына ярдәм итү дәвам итәчәк.
-
День открытых дверей. 18.04.2014

Прошли день открытых в МБОУ "Старкуваская СОШ". Был организован праздничеый концерт, интегрированный урок русского, английского и татарского языков. Также были проведены урок информатики и соревнования по волейболу. Учащиеся-гости охотно участвовали во всем. Огромное спасибо организаторам!














