Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
E-Mail: | shcool473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 24 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Гомере аның моңлы бер җыр иде.. 16.02.2021
Туган телләр һәм бердәмлек елы уңаеннан, Түбән Чыршылы мәктәбендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының батыр улы, дөнья аренасына чыккан патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә булды. М. Җәлил! Бу исем - гасырлар буена буыннан-буынга, телдән –телгә сөйләнәчәк легендар исем. Аның Моабит дәфтәрләре кешенең рухи батырлыгына һәйкәл, бу шигырьләр киләчәк буыннарны да дулкынландырыр һәм яшь буында аңа охшарга тырышу хисе тудырыр. М.Җәлил фашизмның кешелек дөньясына алып килгән фаҗигасен үз күзләре белән күрде, үз тәнендә, үз җанында татыды. Кичә рус теле укытучысы Эльвира Фазыл кызының Шагыйр язмышына багышланган фильм күрсәтүе белән башланып китте. Укучылар кечкенә Мусаның ничек “шагыйрь Муса” булып китүе турында кызыклы өзекләр дә тыңладылар. Татар теле укытучысы Алсу Вил кызы һәм 6 нчы сыйныф укучысы Хаертдинова Янсылу Мусаны бүләк иткән Ана турында күренеш күрсәттеләр. 8 нче сыйныф укучысы Вафина Гөлфинә фашистларның кансызлыгы турында ”Бүреләр” шигырен сөйләде. Соңыннан викторина биремнәре аша герой-шагыйрь турында белемнәрне ныгыттылар, әсәрләренең исемнәрен атадылар. М.Җәлил шундый вәхшәт эчендә җырларын иҗат итеп, бер батырлык күрсәтсә, шул җырларны төрмәнең калын стеналары аша иреккә чыгара алуы белән икенче батырлык эшли. Бу үлемсез җырлар безгә Мусаның авазы булып кына түгел, бәлки фашистлар җәзалаган миллионнарча корбаннарның, миллионнарча көрәшчеләрнең васыятьләре булып килеп җитте. Кичә М.Җәлил сүзләренә язылган "Җырларым" җырын тыңлау белән тәмамланды.
-
15 февраля - день вывода советских войск из Афганистана 15.02.2021
15 февраль - Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак, Түбән Чыршылы мәктәбендә "Хәтер сәгате" үткәрелде. Укучыларыбыз Әфганстанда хәрби хезмәт вакытында hәлак булып калган, исән - сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз турында сөйләделәр.
15 февраля - День памяти воинов - интернационалистов в России. Учащиеся Нижнечершилинской школы провели " Час памяти" о наших земляках, погибших во время военной службы в Афганистане, о наших односельчанах, вернувшихся домой живыми.
-
15 февраль - М.Җәлилнең туган көне 15.02.2021
15 февраль - фронтовик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мәктәбебезнең актлар залында аңа аталган чара булып узды. Китапханәче Гөлчирә Байрак кызы шагыйрь турында видеофильм күрсәтте.Татар теле укытучысы Алсу Вил кызы викторина сораулары аша шагыйрь тормышы һәм иҗаты турында укучыларның белемнәрен тикшерде. Китаплар күргәзмәсе дә шагыйрь өчен горурлык хисләре тоярлык итеп әзерләнгән иде. 6 нче сыйныф укучысы Хаертдинова Янсылу "Жырларым" шигырен сөйләде.
-
“Аулак өй” фольклор кичәсе/ Фольклорный праздник «Аулак өй» 15.02.2021
Туган телләр һәм бердәмлек елы уңаеннан, 15 нче февраль көнне, Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Аулак өй” фольклор кичәсе булып узды. Чара татар көнкүрешен, гаилә традицияләренең дәвамчанлыгын күрсәтүче театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Мәктәпнең актлар залы, самавыр, чиккән сөлгеләр, ашъяулыклар белән бизәлгән милли татар бүлмәсенә әверелде. Бу бәйрәмнең максаты -укучыларны милли йолалар һәм бәйрәм элементлары белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен яңадан торгызу һәм саклау, буыннан-буынга тапшыру. Өлкәннәр кунакка киткәч, өйдә калган кызлар, авыл яшьләрен кунакка чакыра. Җырлар, биюләр, мәзәкләр - болар барысы да «Аулак өй"дә башкарыла торган гореф – гадәтләр. Яшьләр үзләренең җыр – биюгә булган осталыкларын күрсәтәләр. Йорт хуҗасы булып калган әбинең дә күңеле була, гореф-гадәтләрне дәвам итүчеләр булуына куана, балаларга теләкләр тели. Кичәдә укытучылар: Ганиева Г. Ә., Муллагалиева А.В., Баһаветдинова А. Б. милли киемнәрдән укучылар белән борынгы татар халык җырларын, биюләрен башкардылар. Җырлар борынгы татар уеннары белән чиратлашып барды. Укучылар белән атна дәвамында педагог – оештыручы Сайфиева Т.Ш. тәнәфесләрдә, җыр дәресләрендә җырлы - биюле уеннар, бию хәрәкәтләрен өйрәнделәр. Һәр сыйныф үзенә ошаган җырлы уенны бик матур уйнап күрсәтте. “Аулак өй” дә “Кәрия - Зәкәрия”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Челтәр элдем читәнгә”, “Капкалы”, “Такмак әйтү” кебек уеннар барысының да күңеленә хуш килде. Кичәдә алган тәэсирләр укучылар күңелендә озак сакланыр.
В рамках проведения мероприятий, посвященных Году родных языков и народного единства, 15 февраля в МБОУ «Нижнечершилиская ООШ» состоялся фольклорный праздник «Аулак өй». Мероприятие началось театрализованной зарисовкой, демонстрирующей татарский быт, преемственность семейных традиций. Актовый зал школы превратился в национальную татарскую комнату со скамейками, столом, застланным вышитыми полотенцами. Цель этого праздника - знакомство обучающихся с элементами национальных обрядов и праздников, возрождение и сохранение обычаев татарского народа, которые должны передаваться из поколения в поколение, ведь недаром говорят: «У народа, который не знает своего прошлого, не может быть будущего». Аулак өй - традиционный вечер отдыха татарских юношей и девушек, которые устраивали бабушки-дедушки, родители в дни своей молодости! Когда взрослые уезжали в гости, девушки, оставшиеся дома, приглашали в гости сельскую молодёжь. Песни, танцы, шутки - все это старинный татарский обычай под названием «Аулак өй!» Девушки показывали своё трудолюбие, мастерство, учились у других вязанию, шитью. На празднике учителя: Ганиева Г.А., Муллагалиева А.В., Багаутдинова А.Б. в национальных костюмах вместе с обучающимися исполняли старинные татарские народные песни, танцы, которые чередовались старинными татарскими играми. В каждой игре проигравшему давали какое-либо задание - спеть песню, сплясать, отгадать загадку, вспомнить скороговорки. Ученики с большим интересом приняли участие в этом мероприятии, в национальных костюмах они учились играть в игры своих бабушек и дедушек: “Кәрия - Зәкәрия”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Челтәр элдем”. Оформление комнаты, песни и игры способствовали созданию по-настоящему праздничного настроения.
-
Урок цифры/Саннар дәресе 13.02.2021
С 8 по 22 февраля 2021 года в Нижнечершилинской школе проходят «Уроки цифры» по теме «Приватность в цифровом мире». Ученики смогут познакомиться с основами информационной безопасности и овладеть важным навыком 21 века – умением защищать свои персональные данные.
8-22 февраль аралыгында Түбән Чыршылы мәктәбендә "Цифрлы дөньяда хосусыйлык" темасы буенча "Саннар дәресе" үтә. Укучылар 21 гасырның мөһим күнекмәләренең мәгълүмати куркынычсызлык нигезләре белән танышачак.
-
"Россия чаңгы юлы 2021" 13.02.2021
Мәктәбебезнең чаңгычылар командасы "Россия чаңгы юлы 2021" ярышында катнашып, шәхси зачетта 1, 2 3 урыннар, гомуми зачетта 1 урын яуладылар.
На соревновании "Лыжня России 2021" учащиеся нашей школы в личном зачёте заняли 1, 2, 3 места. В итоге команда на 1 месте.
-
"Яхшы сүз - шәфкатьле гамәлгә тиң"/ Доброе слово - доброе действие" 12.02.2021
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, укучыларга яхшы сүзнең тәэсир итү көче зур икәнен, яхшы гамәлга тиң булуын курсәтү, әти- әниләргә, тирә- юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү, дусларыңа, сыйныфташларыңа игьтибарлы булу теләген үстерү, уңай характер сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, Түбән Чыршылы мәктәбендә "Яхшы сүз- шәфкәтьле гамәлгә тиң" дигән темага тәрбия сәгатьләре узды. 3 нче сыйныф укучылары "Кечкенә миләш" хикәясен укып проблемалы сорауны чиштеләр, "Комплиментлар тавы" янында ял итеп алдылар, бер-берсен мактап, күңел күтәрә торган матур сүзләр әйттеләр. 6 сыйныф укучылары "Яхшы сүз - җан азыгы" девизы белән аралашу - уен үткәрделәр. "Сүз - агу, сүз-дару" мәкаленә таянып тормышта булган очраклар турында фикер алыштылар. 8 нче сыйныфта "Яхшылык кылыйк!" дигән темага сыйныф сәгате узды. Укучылар язучыларның һәм шагыйрьләрнең сүзләрен яздылар, әйләнә-тирәдәгеләргә карата яхшы мөнәсәбәт турында фикер алыштылар. Сыйныф сәгате вакытында игелеклелек кануннарын формалаштырдылар: кешеләргә ярдәм итү, зәгыйфьләрне яклау, бер-беребез белән бүлешү, көнләшмәү, хаталарны гафу итү. 9 сыйныф укучылары сыйныф сәгатен бер - берләренә теләк теләп башладылар. Гаиләдә була торган ситуацияларне чиштеләр, фикерләрен әйттеләр. Соңыннан Фәнис Яруллинның "Сорау һәм җавап" шигырен укыдылар, уңай һам тискәре сыйфатлар турында тест чиштеләр.
Һич яхшылык эшли алмасаң син
Кешеләрга бик - бик теләп тә,
Яхшы теләк телә,
Ул да кайчан
Зур көч өстәп куя йөрәккә.В рамках Года родных языков и народного единства в Нижнечершилинской школе прошел классный час на тему "Доброе слово - доброе действие". Учащиеся 3 класса, прочитав рассказ "Маленькая рябинка" решили проблемный вопрос, отдохнули у "Гора комплиментов" сказали друг - другу добрые слова. Шестиклассники провели игру - общение под девизом "Доброе слово - пища для души". В статье "Слово - яд, слово-лекарство " обсуждались случаи из жизни. В 8 классе прошел классный час на тему "Сделаем добро! ". Учащиеся цитировали слова писателей и поэтов, рассуждали на тему доброго отношения к окружающим. Пришли к выводу, что человек должен стараться вести себя достойно и быть добрым в словах и поступках. В конце классного часа ответили на вопросы анкеты "Добрый ли вы человек?" и сформулировали пять заповедей доброты для себя помогать людям, защищать слабого, делиться с другом, не завидовать, прощать ошибки другим. Учащиеся 9 класса обсудили ситуации в семьях, поделились своим мнением. Прочитали стихотворение Фаниса Яруллина "Вопрос и ответ",провели тест на наличие положительных и отрицательных качеств в своем характере..
-
Кошларга ярдәм итик/Помошь птицам 11.02.2021
Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Кышын кошлар азык эзләп кешеләр янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып, адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра. Салкын кыш айларында безнең якларда кышлаучы кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Түбән Чыршылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, әти – әниләр ярдәме белән кошларга җимлекләр ясадылар. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Укучылар көн дә җимлеккә җимнәр сибеп, кошчыкларның чөкердәшә - чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбызга без бик сөендек.
На улице снежная, холодная зима. В это время птицам, преодолевающим холодные ветры и ищущим пищу с распростертыми крыльями, очень трудно. Зимой птицы в поисках корма подбираются к людям, щебечут на ветках деревьев и надеются на добрые дела и милосердие людей. Ведь большую опасность для птиц представляет не холод, а голод. В холодные зимние месяцы птицам, зимующим в наших краях, очень трудно найти корм. Учащиеся начальных классов Нижнечершилинской школы, с помощью родителей изготовили кормушки для птиц. Мы повесили их на деревьях, которые росли вокруг нашего сада. Каждый день учащиеся кормят птенцов и с восхищением наблюдают за ним, как птицы с глухим визгом кормят птенцов. Мы очень рады, что смогли помочь птицам.
-
Онытмыйбыз синең иҗатны. 10.02.2021
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап чаралар үткәрелде. 4 сыйныф укучылары язучының язмышы, иҗаты турында видеоязма карадылар. Аның шигырьләрен укыдылар. 6 сыйныф укучылары мәктәбебез китапханәсендә әсәрләре турында фикер алыштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. 7 сыйныф укучылары язучының әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр белән таныштылар. Узләре дә балалар өчен язылган "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятенә иллюстрация ясадылар.
В рамках Года родного языка и единства народов были проведены мероприятия, посвященные Дню рождения народного писателя Татарстана Фаниса Яруллина. Учащиеся 4 класса посмотрели видеозапись о судьбе и творчестве писателя, читали его стихи. Учащиеся 6 класса обсудили в школьной библиотеке произведения поэта, ответили на вопросы викторины. Учащиеся 7 класса ознакомились с иллюстрациями к произведениям писателя, сделали иллюстрации к детской сказке "Луна купается в Голубом озере".
-
Открытие шахматной зоны/Шахмат зонасын ачу 10.02.2021
10 февраля, в МБОУ «Нижнечершилинская ООШ» дан старт проекту по созданию шахматных зон республики в рамках национального проекта «Образование». Проект, инициированный Комиссией татарстанского отделения партии «Единая Россия» по вопросам содействия в информировании и реализации национальных проектов совместно с Министерством образования и науки РТ, предусматривает создания игровых шахматных зон во всех школах республики. В нашей школе реализуется шахматное образование в начальных классах: в 1-х классах – интегрированный курс, во 2-4 х классах во внеурочной деятельности. Занятия для обучающихся в шахматной зоне направлены на знакомство с шахматными полями, фигурами, их первоначальным местоположением и ходами, для этой работы в кабинете оборудованы интерактивные шахматные доски: на полу и на стене, на которых дети учатся ориентироваться на игровом поле, правилам игры, шахматным терминам. Для ознакомления на стенах установлены постеры с ходами фигур, названиями шахматных фигур. Работа ведется по принципу от простого к сложному. В настоящее время, на переменах и во время внеурочных занятий дети стали знакомиться с шахматными понятиями: шах, мат, рокировка. Практикуются в постановке мата ладьей, ферзем, слоном, пешкой. Учатся защищаться от шаха, определять силу шахматных фигур, знакомятся с первой стадией шахматной игры - дебютом (началом шахматной партии), её главными принципами, играть до конца шахматную партию всеми фигурами.
Педагогами используются различные приемы: загадывание загадок, рассказывание сказочных историй о шахматных фигурах, проведение игр: «Чудесный мешочек», «Волшебный кубик», упражнение «Узнай фигуру по описанию», «Какой фигуры не стало». Проведены командные игры «Кто угадает фигуру?», «Лучшие знатоки правил игры в шахматы».
Бүген, ягъни 10 февраль көнне, Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә, «Мәгариф» милли проекты кысаларында республиканың шахмат зоналары булдыру проектына старт бирелде. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм тормышка ашыруда ярдәм итү буенча республиканың барлык мәктәпләрендә дә шахмат зоналары булдыруны күздә тота. Түбән Чыршылы мәктәбендә 1-нче сыйныфларда – интегральләштергән курс, 2-4 нче сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлек рәвешендә алып барыла. Шахмат зонасында укучылар өчен шахмат кырлары, фигуралары, аларның урнашу урыннары һәм күчеше белән танышуга юнәлтелгән эшчәнлек алып барыла. Бу эш өчен кабинетта идәндә һәм диварда интерактив шахмат такталары урнаштырылган. Стеналарда танышу өчен шахмат фигураларының исемнәре, уен кагыйдәләре, шахмат терминнарына постерлар урнаштырылган.
Тәнәфесләрдә һәм дәрестән тыш дәресләр вакытында балалар шахмат фигураларыннан сакланырга, шахмат фигураларының көчен билгеләргә өйрәнәләр, шахмат уенының төп принциплары белән танышалар.
Педагоглар төрле алымнар кулланып: табышмаклар әйтү, шахмат фигуралары турында әкияти хикәяләр сөйләү, «Могҗизалы капчык», «Тылсымлы кубик», «Тасвирлау буенча фигураны бел», "Фигураны кем белә?» , кебек уеннар үткәрәләр.