Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
E-Mail: | shcool473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 24 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Хатлар яздым утырып" тәрбия сәгате 27.02.2021
Яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә туган телен, халкын ихтирам итүче, аның тарихын өйрәнүгә, үстерүгә сәләтле, киң карашлы патриот шәхес тәрбияләү максатыннан физик культура һәм ТИН укытучысы Багаутдинова Ә.Б. җитәкчелегендә 5 – 7 сыйныф укучылары белән тарихка уелып калырлык уй-кичерешләре һәм өмет-хыяллары теркәлгән солдат хатлары, ана хатлары турында “Хатлар яздым утырып” дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үткәрелде.
В целях воспитания подрастающего поколения патриотически настроенной личности, уважающей родной язык и культуру своего народа, способной к изучению и развитию его истории, под руководством учителя физической культуры и спорта Багаутдиновой А. Б. с учащимися 5-7 классов был проведен открытый классный час о солдатских письмах.
-
Иминлек һәм җитезлек/ Безопасность и ловкость 26.02.2021
Хәрби хезмәт бик зур әзерлек, чыныгу таләп итә. 26 февраль көнне, оборона масса айлыгын дәвам итеп, физкультура укытучысы Багаутдинова Ә.Б "Иминлек hәм җитезлек" дип аталган уен - викторина үткәрде. Укучыларыбыз төрле көтелмәгән күнегүләр ярдәмендә иминлек чаралары белән таныштылар hәм үзләрен сынап карадылар.
Военная служба требует большой подготовки, упорства и терпения. 26 февраля, учитель физической культуры Багаутдинова А. Б провела игру - викторину "Безопасность и ловкость". С помощью различных неожиданных ситуаций учащиеся ознакомились с мерами безопасности и испытали свои возможности.
-
Профориентация 26.02.2021
Түбән Чыршылы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары «Лениногорск политехника», «Музыка-сәнгать педагогия» көллиятендә экскурсиядә булдылар. Бу уку елы - 9 сыйныфлар өчен җаваплы ел. Алар төп дәүләт имтиханын тапшырып, һөнәри уку йорты сайларга тиеш. Шул уңайдан Лениногрск шәһәре һөнәр бирү уку йортлары аларны бик теләп каршы алды. Гагарин урамында урнашкан көллияттә укучыларга укыту эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Илсур кызы уку йорты буенча экскурсия оештырды. Бу көллият- күппрофильле уку йорты. Үзенең укыту эшчәнлеген 10 төрле юнәлеш буенча алып бара. Укучылар уку йорты янында урнашкан һөнәр остаханәләрендә булдылар. Бу остаханәләрдә алган теоретик белемнәрне практикада өйрәнү өчен, бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Барысында да кирәкле җиһаз, эшләренең осталары булган җитәкче - укытучылар. Алар укучыларга үзәре алып бара торган һөнәр турында сөйләделәр, мастер-класс күрсәтеп, эшләп карау мөмкинлеге тудырдылар. Укучылар штукатур-буяучы булып шомарттылар, буядылар, эретеп - ябыштыручы булып та карадылар, кран машинасы артында эшләделәр, заманча тимер, калай эшкәртү станокларын, электр белән бәйле приборлар, нефтегаз, автомобиль транспорты ремонтлау турында да таныштылар. Экскурсия азагында Ләйсән Илсур кызы уку йортының тулай торагы белән дә таныштырды. Тулай торакта яшәүче студентларга уңайлыклар тудырылган. Өй эшләре, язма эшләр эшләү өчен компьютерлы бүлмә, аерым ризык әзерләү, дүш бүлмәсе булу да шатландыра. Икенче уку йорты - Лениногорск музыка - сәнгать педагогика көллияте иде. Монда да укучыларны бик яхшы каршы алдылар. Аларга көллият турында студентлар кызыклы итеп сөйләделәр, алган һөнәрләрен күрсәттеләр. Бу уку йортында тәрбияче, башлангыч сыйныф укытучысы, музыка укытучысы, рәсем сәнгате, дизайн юнәлеше белгече буенча да белем алырга була. Укучылар үзләре дә мастер-класста катнаштылар, төрле тавыш җиһазлары белән эшләп карадылар, гитара астында җырга да кушылдылар. Соңыннан студентлар шөгыльләнә торган бүлмәләрдә, остаханәләрдә булдылар. Укучыларга үткәргән файдалы экскурсия өчен, Лениногорск шәһәренең Политехник һәм Музыка-сәнгать педагогия көллиятләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез. 9 сыйныф укучылары бу экскурсияләрдән соң, үзләре өчен беркадәр һөнәр сайлауга күзаллау булдыргандыр, диясе килә.
-
“Әкияттә кунакта” фольклор кич утыру 25.02.2021
Туган тел елы кысаларында, туган телебезнең матурлыгын тою, фольклор әсәрләрен искә төшерү, тарихыбызны онытмау максатыннан Түбән Чыршылы мәктәбе укучыларын авыл китапханәсе җитәкчесе Рәисә Гасыйм кызы кунакка чакырды. Татар милли мохиты булган бүлмәдә кич утыру булды. Укучылар элекке татар өйләрендә куелган җиһазлар: сандык, бишек, диварларга элгән кашага, чуклы сөлгеләр, тастымал кебек әйберләр турында мәгълүмат алдылар. Рәисә Гасыйм кызы татар халык авыз иҗаты булган әкиятләр турында викторина уены үткәрде. Укучылар ике төркемгә бүленеп, “Мәкаль әйтеш” уенын уйнадылар.
В рамках Года родного языка, в целях почувствовать красоту родного языка, вспомнить фольклорные произведения, не забыть свою историю, руководитель сельской библиотеки Раиса Гасимовна, пригласила учащихся Нижнечершилинской школы в гости. В комнате, где царила татарская национальная атмосфера, состоялось вечерние посиделки. Учащиеся получили информацию о старинной татарской домашней утвари: сундуке, колыбели, повешенной на стену клюшке, плетеных полотенцах, тостах. Раиса Гасимовна провела викторину о сказках татарского народного творчества. Учащиеся разделились на две группы и сыграли в игру “пословица”.
-
Котлыйбыз! 23.02.2021
Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне чын күңелебездән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч - матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
-
Ягез әле егетләр! 22.02.2021
Ватанны саклаучылар коне уңаеннан, Түбән Чыршылы авылы Мәдәният йортында, “Ягез әле егетләр” дигән команда ярышы узды. 6-9 сыйныф егетләреннән торган ике төркем - “Ялкын” һәм “Динамит” үзләренең җитезлекләрен төрле яклап сынаштылар. Солдат киеменнән басып торган егетләрне күрү - бик куаныч һәм горурлык иде. Алар спортсмен, биюче, пешекче, артист та булып күрсәтте. Хәрби хезмәткә кагылган эшләрне дә менә дигән итеп башкарып чыктылар. Сугышчан газета чыгару, әниләргә хат язу, бәрәңге әрчү, хәрби хезмәткә багышланган күренеш күрсәтү - болар барысы да төгәл башкарылды. Килгән кунаклар, әти-әниләр кызыксынып көч биреп утырдылар, чын күңелдән алкышлар яудырдылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча, “Динамит” төркеме җиңүче булды. Афәрин, егетләр!
-
21 февраль – һәр халыҡның үз телен зурлау көне 20.02.2021
20 февраль көнне, туган тел һәм бердәмлек елы уңаеннан, Түбән Чыршылы мәктәбендә туган тел көнен билгеләп үттеләр. 21 февраль – һәр халыҡның үз телен зурлау көне. Шушы уңайдан бәйрәм чарасын туган тел һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Алсу Вил кызы ачып җибәрде. Ул туган тел турында тирән мәгънәле фикерләр әйтте, телнең -халыҡның матди һәм рухи байлыгына ачҡыч, тарихи үткән белән киләчәкне бәйләп торган күпергә тиңлеген искәртте. Кичәне “Бәләкәчләр” төркеме, туган тел турында җыр белән дәвам итте. Туган тел айлыгы кысаларында укучылар рәсем, инша, сәхнә күренешләре бәйгеләрендә актив катнаштылар. ”Туган телем - иркә гөлем” дигән инша бәйгесендә җиңүче укучылар Галимов Аяз, Гараев Айназар үзләренең язган иншаларын укып күрсәттеләр. 6 нчы сыйныф укучылары тел турында татар язучыларыбызның фикерләрен җиткерделәр. “Халыкның халык булып калуы, яшәве тел язмышы белән бәйле. Шуңа күрә телне саклау, киләчәк буынга җиткерү бурычы һәркемнең иңенә бердәй тигеҙ салынган. Туган тел һәм бердәмлек елы уңаеннан үткәреләсе күңелле чаралар, дәресләр, бәйрәмнәр безнең әле алда күп булачак”, - диде оештыручы – педагог Талига Шамил кызы. Кичәбез мәктәп укучылары хоры башкаруында бөек Тукайның “Туган тел”җыры белән тәмамланды.
20 февраля, в Нижнечершилинской школе отметили День родного языка. 21 февраля - День чествования родного языка каждого народа. Мероприятие открыла учитель родного языка и литературы Муллагалиева Алсу Виловна. Она высказала глубокие и содержательные мысли о родном языке, напомнила о том, что язык - это ключ к материальному и духовному богатству народа, мост, связывающий историческое прошлое и будущее. Вечер продолжила группа ”Бәләкәчләр " с песней о родном языке. В рамках месячника родного языка учащиеся приняли активное участие в конкурсах рисунков, сочинений, сценок. Учащиеся конкурса сочинений "Туган телем - иркә гөлем" Галимов Аяз, Гараев Айназар зачитали свои сочинения. Учащиеся 6 класса высказали крылатые слова о языке татарских писателей. «То, что народ остается народом, зависит от судьбы языка. Поэтому задача сохранения языка, его передачи из поколения в поколение ложится на плечи каждого. Поэтому нас ждут веселые мероприятия, уроки, праздники, посвященные Году родного языка и единства» ,- сказала –педагог- организатор Талига Шамиловна. Вечер завершился песней великого Тукая “Туган тел” в исполнении хора школьников. -
Волейбол ярышы 19.02.2021
Оборона - масса айлыгында чараларны дәвам итеп укучыларыбызның җыелма командалары арасында волейбол ярышы үткәрелде. 5 сыйныф укучылары да сынатмадылар.
В продолжение оборонно-массового месячника были проведены соревнования по волейболу среди сборных команд учащихся.
-
"Төрле илләрдә сәламләшү" 18.02.2021
Чит илләрдә яшәүче кешеләр бер-берсе белән ничек итеп исәнләшә, ничек сәлам бирә? Сезнең бу сорауга җавап эзләгәнегез бармы? 18 февраль көнне, Туган телләр һәм бердәмлек елы уңаеннан, Түбән Чыршылы мәктәбендә, тарих укытучысы Ахмадиев Р.С белән берлектә , “Төрле илләрдә сәламләшү” чарасы вакытында укучылар башка милләт вәкилләренең сәлам бирү ысулларын күрсәттеләр. Мәсәлән, Кенияда биеккә сикереп алсаң, исәнләшкән буласың икән, ә Кытайда кул учын бер-берсенә терәп, кукрәккә куеп, гәүдәне алга таба бөксәң, сәлам биргәнеңне аңлыйлар ди. Тибетта исәнләшкәндә һәм саубуллашканда телне чыгарып аласы икән. Әлбәттә, карап утыручыларга бик кызык булды, кайбер сәләмләү төрләре сәер кебек тә күренде әле. Укучылар яңа белем алдылар, вакытны файдага үткәрделәр.
-
Живая классика 17.02.2021
В Нижнечершилинской школе состоялся первый тур всероссийского конкурса чтецов "Живая классика". После прослушивания участников, определили победителей. Ими оказались ученица 5 класса Хальфиева Регина, ученица 6 класса Хайрутдинова Янсылу и ученица 8 класса Вафина Гульфина. По мнению компетентного жюри, именно эти участники показали наибольшее мастерство при исполнении заученного текста и прошли на муниципальный этап.
Түбән Чыршылы мәктәбендә "Тере классика" Бөтенроссия нәфис сүз осталары конкурсының беренче туры узды. Катнашучыларны тыңлаганнан соң, җиңүчеләрне билгеләделәр. Алар - 5 сыйныф укучысы Халфиева Регина, 6 сыйныф укучысы Хәйретдинова Янсылу һәм 8 сыйныф укучысы Вафина Гөлфинә. Жюри фикеренчә, нәкъ менә шушы катнашучылар, укылган текстны башкаруда, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм муниципаль этапка уздылар.