Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
E-Mail: | shcool473@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 24 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
День Российской печати 14.01.2022
Ко дню Российской печати Нижнечершилинская сельская библиотека провела библиоурок "Журнал битләрендә мең могҗиза". Читателей в этот день информировали о газетах и журналах, которые выписывает библиотека. Библиотекарь рассказала ребятам об истории возникновения праздника, о выходе первой русской газеты, о роли СМИ в жизни общества. А также познакомила с наиболее интересными статьями и рубриками журналов "Ялкын" и "Сабантуй".
-
Очрашу 07.01.2022
Бүген командалар арасында очрашу булды.
-
Яңа ел белән! 31.12.2021
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын! -
Новогодний праздник 28.12.2021
Отмечать новогодний праздник в кругу школьных друзей, одноклассников – это все уже вошло в традицию нашей школы. Чудесные сказки, улыбки, блеск в глазах и массу незабываемых эмоций и позитива подарили дети друг другу в этот день!
28 декабря учащиеся 1-9 классов получили порцию хорошего настроения и позитива от хорошей музыки, танцев, весёлых конкурсов и игр. Ребята с огромной радостью встретили самых долгожданных гостей на празднике – Деда Мороза и Снегурочку, и были не только зрителями, но и участниками праздника: представляли номера художественной самодеятельности, веселились так, что школа звенела от музыки, веселья, хорошего настроения.
-
Туган телләр һәм бердәмлек елы уңаеннан йомгаклау чарасы 24.12.2021
Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә Туган телләр һәм бердәмлек елы уңаеннан йомгаклау чарасы булды. Ул берничә өлештән торды. Укучылар әзерлекне алдан башлады. Хезмәт дәресләрендә калфаклар тектеләр, алъяпкычлар әзерләделәр. Бүгенге чараның шарты булып - татар халык киеменнән килү булды. Чара Бөек Тукайның “Туган тел” җыры белән башланып китте. Туган тел һәм әдәбият укытучысы Алсу Вил кызы 2021 елда үткәрелгән чаралар исемлеген искә төшереп узды һәм телгә багышланган викторина үткәрде.
Чараның иң кызыклы өлеше - иң матур калфакны билгеләү булгандыр. Кызларыбыз бик тырышкан, төрле формада, бизәкләр төшереп, чигеп ясалганнары да бар иде. Остазлары, хезмәт укытучысы Талига Шамил кызы һәрберсенә матур итеп башка киеп куюны да күрсәткән. Мәктәп татар мохиты белән тулды дисәк тә ялгыш булмас. Чигүле алъяпкычлар, калфаклар кигән кызлар, түбәтәйле малайлар, укучыларга үрнәк булып киенгән укытучылар. Тәнәфесләрдә татар халык уеннары, биюләре башкарылды. Кичәнең азагында ел буена барлык чараларда катнашкан укучыларга мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.
Дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр кешегә иң матур һәм иң яраткан тел – ул туган тел. Күп кешеләр башка телләрне дә яхшы беләләр, әмма туган тел барыбер аларның һәрберсе өчен иң кадерле. Туган тел аша без дөнья белән танышабыз. Ул белемнең һәм акылның саклаучысы. Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Шушы матур сүзләр астында кичәбезгә йомгак ясалды.
-
Котлыйбыз! 24.12.2021
Рус әдәбияты Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында 7 сыйныф укучысын һәм аның укытучысын җиңүләре белән тәбрик итәбез.
-
Инструктажи 15.12.2021
С целью осуществления комплекса организационных и профилактических мер по обеспечению безопасности, предупреждению детского травматизма и несчастных случаев с обучающимся и воспитанниками образовательных организаций в период подготовки и проведения новогодних праздников и зимних каникул в 1-9 классах, начальник ДПО Хасаншин К.Д. и классные руководители провели инструктажи.
-
Авыл китапханәсендә очрашу 13.12.2021
13 декабрь көнне, 7нче сыйныф укучылары авыл китапханәсендә, әдәби тапшыру кичәсендә катнаштылар. Китапханәче авылыбыз каһарманнары, танылган шәхесләр турында сөйләде, укучылар белән фикер алышты. Укучылар узләренең шигырьләрен сөйләделәр.
-
Поздравляем! 13.12.2021
Поздравляем призеров, учащихся 7 и 9 класса, муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по ОБЖ.
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2021
Безнең илдә бу бәйрәм 2007 елдан билгеләп үтелә. Ул төрле чорларда халкыбыз һәм дәүләтебез мәнфәгатьләрендә ихлас тырышлык куйган, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылган фидакарьләрне – Ватанның данлыклы улларын һәм кызларын хөрмәтләү йөзеннән булдырылган. Шушы уңайдан Түбән Чыршылы мәктәбендә дә кызыклы очрашу булып узды. Очрашуга авылыбызның хөрмәтле кешесе, Хезмәт ветераны , алдынгы комбайнер Ахмадиев Салих абый килгән иде. “Туган авыл" тапшыруы форматында оештырган чараның алып баручылары – Янсылу белән Илһам, Салих абый белән кара-каршы әңгәмә кордылар. Кунагыбыз аларның сорауларына җайлап кына җавап бирде, истәлекләре белән уртаклашты. Ул үзенең армия хезмәте, колхоз кырларында тырышуы ,гаилә тормышы ,яраткан шөгыле булган - умартачылык турында да сөйләде. Салих абыйның сүзләреннән табигать белән дус булуы, спортны яратуы, нәсел шәҗәрәсен барлавы, һәрвакыт хәрәкәттә булганы күренә иде. Укучыларга да ул: “Табигатьне яратырга, авылның байлыгы булган чишмәләрен, урман-кырларын белергә, физик күнегүләрне һәркөнне эшләргә, укытучыларны тыңларга, авылны ташламаска”, - диде.