Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнечершилинский детский сад" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423296,Лениногорский р-н, село Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 8, строен. 1;2;3 |
Телефон: | +7(855)-953-95-46 |
E-Mail: | Gulnaz.Ziyatdinova.S@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ " Нижнечершилинский детский сад" |
Руководитель: | Зиятдинова Гульназ Шамилевна |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 5 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнечершилинский детский сад" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән 07.03.2013
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Ә илнең көче – яхшы гаиләдә. Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт салмаган урын юк, дисәк тә хата булмас. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз күпкырлы хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, район, республика, ил казанышларына бик зур өлеш кертә. Гаиләдә бала тәрбияләүдә, шул ук вакытта җитештерү тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам уята.
Хөрмәтле гүзәл затлар, коллегалар! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклим. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телим!
-
Ягез әле әниләр 06.03.2013
6 март көнне зурлар төркеменә йөрүче балаларның әниләре арасында "Ягез әле әниләр" конкурсы үтте. Әниләр ике командага бүленеп, 8 номинациядә үзләренең биюгә, җырга, шигырь сөйләүгә, төрле ситуациядән чыга белүгә белемнәрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә "Умырзаялар" командасы җиңү яулады. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
/upload/images/files/DSCF1045.jpg -
Ачык шөгыль 05.03.2013
Зурлар төркемендә 8 март бәйрәменә багышлап ачык шөгыль күрсәтелде. Тәрбияче апалары Сагъдиева Т. һәм Габдрахманова Г. белән берлектә балалар яз һәм әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, мәкальләр әйтештеләр. Театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
-
Родительское собрание 26.02.2013
26 февраля в ДОУ прошло родительское собрание на тему "О дополнительных профилактических мерах, направленных на обеспечение безопасности обучающихся и воспитанников образовательных учреждений"
В ходе собрания информировали родителей о случаях, произошедших с учащимися нач.классов в г.Елабуге и г.Наб.Челны. Совместно с родителями доработали вопрос закрепления за каждым ребенком дошкольного возраста взрослых из числа родственников, с оформлением доверенности через нотариус. Проработали вопрос уточнения причины отсутствия ребенка в д/с после 8.00 часов
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә 22.02.2013
22 февраль көнне балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үткәрелде. Балалар әтилргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Балалар үзләренең куллары белән ясалган бүләкләр тараттылар. Әтиләр төрле конкурсларда катнаштылар.
/upload/images/files/DSCF0988.JPG
/upload/images/files/DSCF0994.JPG
/upload/images/files/DSCF1019.JPG
/upload/images/files/DSCF0998.JPG
-
Табигатькә экскурсия 12.02.2013
Кечкенәләр төркемендә "Спорт һәм сәламәтлек" айлыгы башланды. Балалар табигатькә экскурсиягә чыктылар, чанада шудылар.
-
Котлыйбыз 08.01.2013
Хөрмәтле коллегабыз Гөлназ Шамиловна. ! Сез ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансыз. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән юбилеегыз белән ихлас котлыйбыз! Гыйнвар салкыннарында туган булсагыз да, дусларыгызга җылылык бирә торган кайнар йөрәгегезә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелегез матур, даладай киң булсын.
Саулык, иминлек, саф бәхетләр сезгә!
- Хуш киләсең Кыш бабай 30.12.2012
-
Кечкенәләр төркемендә яңа ел бәйрәме 27.12.2012
27 декабрь көнне кечкенәләр төркемендә яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар Кыш бабайга биеп, җырлап, шигырь сөйләп күрсәттеләр. Кыш бабай яңа ел күчтәнәчләре таратты. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Зурлар төркемендә яңа ел бәйрәме 26.12.2012
26 декабрьдә, зурлар төркемендә, Кыш бабайда кунакта дип исемләнгән бәйрәм тамаша үткәрелде. Балалар Кыш бабайны төрле җанварлардан коткардылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар биеделәр. Кыш бабайдан яңа ел күчтәнәчләре алдылар.