Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Куакбашская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423275, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Куакбаш, ул. Советская, д. 3А |
| Телефон: | +7(855)-953-63-06 |
| E-Mail: | Valieva.VM@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Куакбашская ООШ" МО ЛМР РТ |
| Руководитель: | Валиева Венера Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 36учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Куакбашская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Лагерның 17нче көне
22.06.2024
Лагерның 17нче көне
"Кояшкай" лагеры әйдәманнары балаларга күңелле иртәнге зарядка ясатып тәмле иртәнге аш ашаткач "Яшибез һәм хәтерлибез" дигән тема астында эшне дәвам иттек. Бүген "Хәтер һәм кайгы көне" нә багышлап видеофильм карадык. Миллионлаган корбаннарга китергән Бөек Ватан сугышы башланганга 83 ел. Әлеге датага багышлап Дәүләт флаглары янында хәтер вахтасы үткәрдек. Һәйкәлгә чәчәкләр куйдык.
Авыл китапханәсендә оештырылган "Сугышның беренче көне" дип аталган батырлык сәгатендә, "Свеча памяти" дигән акцияда катнаштык. Ел да 12.15 тә, сугыш башланганын игълан ителгән вакытта үтә торган "Бер минут тынлык" та катнаштык. Төшке аштан соң өстәл уеннары уйнадык. Бүгенге көнне дә бик файдалы уздырдык.









-
Лагерның 16нчы көне
21.06.2024
Лагерның эше көндәгечә зарядкадан башланды. Иртәнге тәмле аштан соң балалар белән эшне "Орленок остакул" дигән тема буенча дәвам иттек. Иртәгә булачак "Хәтер һәм кайгы көненә" һәйкәлгә куяр өчен, укучылар үз куллары белән чәчәкләр ясап куйдылар. Саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнагач төшке аш бик тәмле булды. Лагерь ябылуга багышланган иҗади номерлар әзерләүне дәвам иттек. Ахырдан "Орлята елъязмасын" язып эшебезне тәмамладык. Бүгенге көн дә бик файдалы һәм күңелле узды








-
Лагерның 15нче көне
20.06.2024
Лагерның 15нче көне
"Кояшкай" лагеры 20 июнь иртәсен зарядкадан башлады. Тәмле иртәнге аштан соң "Орленок биюче" темасы астында эшне дәвам иттек. Балалар төрле милләт биюләре белән таныштылар. Үзләре дә биюләр өйрәнеп, биеп күңел ачтылар. Төшке аш җиткәне сизелми дә калды. Аннан балалар концерт номерларын кабатладылар. Саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнадык, ГТО нормативы тапшырдык, өстәл уеннары уйнап өйләргә таралыштык. Бу көнебез дә бик кызыклы узды.







-
Лагерның 14нче көне
19.06.2024
Лагерның 14нче көне
"Кояшкай" лагеры иртәнге зарядка һәм иртәнге аштан соң "Орленок музыкант" дигән тема буенча эшен дәвам итте. Музыкаль инструментлар виртуаль музеена сәяхәт ясап төрле инструментлар белән танышкач, балалар төрле музыкаль инструментларда уйнап карадылар. Саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнагач төшке аш та тәмле. Йомгаклау концертына әзерлек дәвам итә. Балалар шигырь һәм җырларны кабатладылар. Өстәл уеннарын уйнагач өйләргә таралыштык. Тагы бер көн артта калды.






-
Лагерның 13нче көне
18.06.2024
Лагерның 13нче көне
Лагерның эшен көндәгечә зарядкадан башладык. Иртәнге аштан соң эшебезне "Орленок сәяхәтче" дигән тема буенча дәвам иттек. Кем ул сәяхәтче, үзең белән сәяхәткә нәрсәләр алырга кирәк, юлда аптечка кирәк буламы дигән сораулар буенча әңгәмә уздырдык. Бергәләшеп Түбән Чыршылы аерым янгын сүндерү постына сәяхәт ясадык. Анда безне янгын сүндерү посты җитәкчесе Каримов И.Б. каршы алды. Ул безгә әлеге оешма буенча экскурсия үткәрде, анда кемнәр, ничек эшли, нинди нәтиҗәләргә ирешкәннәр шул хакта сөйләде. Укучыларны янгын сүндерү машинасының төзелеше белә таныштырды. Аннары укучылар үзләрен янгын сүндерүче ролендә сынап карадылар. Экскурсия бик кызыклы узды. Балалар Илдүс абыйларына рәхмәт әйтеп кире мәктәпкә кайттылар. Төшке аш сәяхәттән соң бик тәмле булды. Смена ябылуга әзерлек бара. Балалар җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Бүгенге көн дә лагерь елязмасы битләренә күчте.






-
Лагерның 12нче көне
17.06.2024
"Кояшкай" лагеры бүгенге көнне тантаналы рәвештә байраларны чыгару һәм гимн җырлаудан башлады. Иртәнге зарядкадан соң иртәнге ашны ашагач, "Орленок рәссам" дигән тема астында эшне дәвам иттек. Россия сәнгать музеена онлайн сәяхәт ясагач укучылар җәй темасына рәсем , рәсемнәрдән күргәзмә ясап куйдылар. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, өстәл уеннарында ярыштылар. Бүгенге көн дә бик файдалы һәм күңелле узды.










-
Ларерның 11нче көне
15.06.2024
"Кояшкай" лагеры экваторга җитте. Бүгенге көн "Орленок пешекче" дигән тема астында үтә. Иртәнге зарядка һәм иртәнге аштан соң дөрес туклануга багышланган фильм карадык. "Дөрес туклану нәрсә ул" дигән темага әңгәмә узды. Ашханәгә экскурсия ясап балалар үзләрен төрле рольләрдә сынап карадылар. Авыл китапханәчесе Мифтахова Г.И. "Җәйге әдәби китап эстафетасы" дигән уен уйнарга кунакка дәште. Балалар әкиятләргә багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр, ребуслар чиштеләр һәм мозаикалар җыйдылар. Спортплощадкада хәрәкәтчән уеннар уйнагач төшке аш та бик тәмле булды. Спортзалда төз ату, автомат сүтеп җыю күнекмәләре алгач өстәл уеннары уйнап өйләргә таралыштык. Бүгенге көн дә бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.










-
Лагерның 10нчы көне
14.06.2024
"Кояшкай" лагеры гадәттәгечә эшен иртәнге зарядкадан башлап җибәрде. Бүгенге көн "Орленок коткаручы" дигән темага багышлана. Иртәнге аштан соң төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтү алымнарына багышланган фильмнар карадык. Ашыгыч ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәнү максатында тренинг үттек. Спортзалда һәм саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнагач төшке аш та бик тәмле булды. Йомгаклау концертына әзерлек бара, бүген күмәк җырны кабатладык. Өстәл уеннары "Хоккей", "Дженга" һәм "Уно" дигән уеннарда ярышлар узды. Җиңүчеләргә баллы бүләкләр бирелде.










-
Лагерның 9нчы көне
13.06.2024
"Кояшкай" лагеры бүгенге эшен "Орленок эрудит" дигән тема астында башкарачак. Иртәнге зарядка һәм тәмле иртәнге аштан соң балалар данлыклы Россия галимнәре дигән фильм карадылар. Ике командага бүленеп Нәрсә? Кайда? Кайчан? дигән интелектуаль уен уйнадылар. "Йолдызлар" һәм "Кояшкай" командалары арасындагы ярыш "Йолдызлар" командасы файдасына тәмамланды. Аннан соң иң төз атучыны ачыкладык. Бәйге нәтиҗәсе буенча малайлар арасында беренче Муртазин В. икенче урында Валиев Әлфис һәм Муртазин А. өченче Валиев Әнфис, кызлар арасында беренче Замалиева А., икенче урында Сахапова А. Төшке тәмле аш ашап алгач балалар әкият карадылар. Саф һавда хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Бүгенге көнебезне дә бик файдалы уздырдык.







-
Лагерның 8нче көне
11.06.2024
Лагерның 8нче көне
"Кояшкай" мәктәп яны лагеры 8нче көнне иртәнге зарядкадан башлап җибәрде. Иртәнге аштан соң укучылар авыл китапханәсенә бардылар. Китапханәче Мифтахова Г.И. "Россия көненә" багышлап, "Без Россия балалары" дигән патриотик сәгать уздырды. Ул укучыларга Россия символикалары: гимн, герб һәм флаг турында сөйләде. Гимн тыңладылар, Россия турында шигырьләр укыдылар, "Россия минем Ватаным" дигән викторинада катнаштылар. Учларын кәгазьдән кисеп, яхшы теләкләр язып дәүләт флагы ясадылар. Төшке аш ашаганнан соң, Россия көненә багышлап тәрбиячеләр һәм директор киңәшчесе җитәкчелегендә, лагерьга йөрүче балалар төсле фотолардан флаг, асфальтка рәсем ясадылар. Саф һавада уеннар уйнадылар. Бүгенге көн дә бик кызыклы һәм уңышлы үтте.

























