МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы.
Визитная карточка
Адрес: | 423293, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Керлигач, ул. Советская, д. 39 |
Телефон: | +7(855)-953-10-19 |
E-Mail: | Kirligach1@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Керлигачская ООШ" ЛМР РТ. |
Руководитель: | Магизянова Рамзия Салиховна |
Год основания учреждения: | 1924 |
У нас учатся: | 16 учащихся |
У нас учат: | 10 учителей |
МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Татарча диктант яз акциясе. 19.10.2019
Бүген "Татарча диктант яз!" акциясендә катнаштык.
-
Татарча диктант яз.
18.10.2019
Белдерү!
19 нчы октябрь көнне Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Татарча диктант ЯЗ” акциясе уздырыла. Үзенең белемен сынап карарга теләгән һәр кеше килеп диктант язып карый ала. Башлана 13.00
Сезне көтеп калабыз.
Рәхим итегез!
-
Укытучылар көне. 05.10.2019
Укытучыларыбыз! Тормышыбызда Сезнең нинди мөһим урын алып торганыгызны без әле төгәл генә аңлап та бетермибездер. Гел янәшәңдә булган, кирәк чакта җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән кешегә бик игътибар да итеп бетермәскә мөмкинбез... Мөгаен, мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлыдыр. Иң беренче чиратта, син Укытучыңны сиңа белем, гыйлемгә мәхәббәт танытканы өчен искә алсаң, икенчедән, синең исеңә, һичшиксез, укытучының ипле, җылы тәрбиясе төшәр. Укытучыларның авыр, катлаулы, җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: РӘХМӘТ Сезгә! Рәхмәт, Укытучыларыбыз!
-
Өлкәннәр көне. 01.10.2019
Бүген кадерле әби һәм бабаларыбызны өлкәннәр көне белән тәбрикләдек.
Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән. Һөнәри хезмәт юлында шатлыклы мизгелләрен дә, борчулы минутларын да кичергән кадерле кешеләребез, хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
-
Сбор 25.09.2019
Бүген мәктәбебездә 5 класс укучыларын варис сафларына кабул итүгә багышланган тантаналы сбор узды.
-
ЮИД оешмасы эшчәнлеге. 25.09.2019
Куркынычсызлык айлыгы уңаеннан мәктәпнең ЮИД оешмасы 5-9 класслар өчен юлда йөрү кагыйдәләре буенча чыгыш әзерләде, викторина уздырды.
-
"Милли киемнәр" көне 21.09.2019
21 нче сенябрь көнне мәктәбебездә Милли киемнәр көнен билгеләп үттек. Укучылар зур кызыксыну белән Татарстанда яшәүче халыкларның милли киемнәре белән таныштылар.
-
Көзге кросс 21.09.2019
Бүген район мәктәпләре өчен "Көзге кросс-2019" узды. 8-9 класс укучылары арасындаГалимов Илнур һәм Биктагирова Эмилияләр беренче урын алдылар. Афәрин!
-
Объявление
20.09.2019
Уважаемые родители!
1 октября 2019 года Уполномоченный по правам ребенка в Республике Татарстан совместно с Министерством здравоохранения Республики Татарстан проведет прием граждан по вопросам защиты прав и законных интересов детей в сфере здравоохранения.
От Министерства здравоохранения Республики Татарстан в приеме граждан планируется участие первого заместителя министра здравоохранения Республики Татарстан Абашева Альмира Рашидовича и заместителя министра здравоохранения Республики Татарстан Яркаевой Фариды Фатыховны
Гражданам, желающим принять участие в данном мероприятии, необходимо предварительно записаться по телефону: (843) 236-61-64. Прием будет проводиться в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан (г. Казань, ул. Карла Маркса, д. 61)
-
Ата-аналар җыелышы 20.09.2019
Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды.