• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Лениногорский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан / Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" "Федотовка төп гомуми белем бирү мәктәбе" Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7
Телефон: +7(855)-953-28-15
E-Mail: fedotovka87@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ
Руководитель: Кириллова Валентина Семеновна
Год основания учреждения: 1894
У нас учатся: 19 учащихся
У нас учат: 6 учителей

Новости Федотовской школы

Әдәби очрашу яки Гәрәй Рәхим туган мәктәбендә кунакта

Опубликовано: 30.10.2014

 

          Бүген безнең мәктәптә – шатлыклы көн: мәктәбебезгә кунакка башкалабыз Казаннан үзебезнең авылдашыбыз, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле шагыйрь Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) кайтты! Сәнгать әһелләре белән очрашу, күрешү һәр кешегә рухи азык бирә, күңелне баета.     

          Гәрәй Рәхим иҗаты күпкырлы. Аның шигърият бакчасы бай, үзенчәлекле. Туган ил язмышы турында патриотик шигырьләр дә, тормыш мәгънәсе турында уйланулар, мәхәббәт утында янучы лирик герой да урын алган. Гәрәй  Рәхим шигырьләренә композиторларыбыз җырлар да иҗат итәләр: «Уйнагыз, гармуннар», «Ветераннар», «Оныттың бугай», “Сөйләмә син миңа”, «Балалар җыры бу», “Чыгарсың”, “Мәктәпкә барасы бар”, “Аланнар”, “Соңладык” һ. б.

          Күңелебездә горурлык хисләре уятучы шәхес - авылдашыбыз Гәрәй Рәхим. Кая гына барсак та, без үзебезне Шөгер, нефть якларыннан, Гәрәй Рәхим туган авылыннан икәнебезне мактанып, горурланып әйтәбез. Безнең район, авыл исеме дәреслекләрдә, китапларда, Интернет челтәрендә еш языла. “Гәрәй Рәхим” дигән исем дә бездә горурлык хисе тудыра.

          Без Гәрәй Рәхимгә рәхмәтлебез. Ул безнең өчен башкала һәм авыл арасына әдәби күпер салучы, Федотовка – Казан арасын якынайтучы булып тора. Аның белән без һәрдаим очрашып торабыз. Аның белән бергә ерак араларны якын итеп, авылыбызга Туфан ага Миңнуллин, Илфак Ибраһимов, Илдар Юзеев, Зиннур Хөснияр, Альберт Хәсәновлар да килделәр. Без аларны күрү бәхетенә нәкъ менә Гәрәй Рәхим аркасында ирештек.

          Кичәдә дә без аның шигырьләрен сөйләдек, җырлар башкардык, аңарга күп сораулар яудырдык, үзе башкаруында әсәрләрен тыңладык, аның белән фотога төштек һәм аңа рәхмәтебезне белдердек. Ул безгә укуыбызда уңышлар теләде һәм үзенең 5 томлык китапларын бүләк итте.



К списку новостей