• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Лениногорский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан / Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" "Федотовка төп гомуми белем бирү мәктәбе" Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7
Телефон: +7(855)-953-28-15
E-Mail: fedotovka87@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ
Руководитель: Кириллова Валентина Семеновна
Год основания учреждения: 1894
У нас учатся: 19 учащихся
У нас учат: 6 учителей

Новости Федотовской школы

Вечер живой встречи с Людмилой Аланлы

Опубликовано: 27.04.2023

          Бүген мәктәбебездә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, “Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреаты, шагыйрә, композитор, автор–башкаручы Людмила Аланлы белән “Күңелемә кояш элдем” дигән исем астында җанлы очрашу узды.
          Иң беренче итеп районыбызның авыл мәктәпләреннән килгән укытучыларны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ильина Елизавета Иван кызы 128 еллык тарихы булган мәктәбебез турында сөйләде, капиталь ремонттан соң мәктәп буенча экскурсия оештырды. Иртәнге чәйдән соң 5–9 нчы сыйныф укучылары Тукай туган көн белән котлап, “Мин татарча сөйләшәм” әдәби–музыкаль монтаж күрсәтте. Аннары кичәнең төп өлеше башланды. Чарада Людмиланың рус теле укытучысы, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы ветеран укытучы Григорьева Халисә Хаҗип кызы шагыйрәнең мәктәп елларында нинди тырыш, тәртипле, акыллы, үҗәт, максатчан укучы булганын, иң беренче язган шигыренең герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлануын һәм  мәктәп стенгазетасында урын алуы турында сөйләде. Шагыйрәнең гаиләсе, аның укытучылар династиясеннән икәне, әнисенең, әбисенең бик тырыш, уңган кешеләр булулары хакында ассызыклап әйтте. Аннары Людмиланың шушы мәктәптә укыган вакытларында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы ветеран укытучы Ильина Люция Владимир кызы шулай ук авыл халкы Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим, генерал Вадим Антипов, шагыйрә Людмила Аланлы белән горурланулары хакында әйтте.
          Чарада укучылар авылдаш шагыйрә апаларының шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Людмила Гәрәй Рәхимгә, авылына, табигатькә багышланган шигырьләрен укыды, мәхәббәт турында һәм керәшен халык җырларын башкарды, “Дуслык күперләре” җырына клип күрсәтте. Ул “Күңелемә кояш элдем” шигырьләр җыентыгын һәр шигърият сөючегә бүләк итте. Очрашуга килгән кунаклар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, ихлас теләкләрен җиткерделәр, чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Ивановка мәктәбе тарих укытучысы Фәрит Шәмсетдинов үзенең шигырьләрен сөйләде, Куакбаш мәктәбе рус теле укытучысы Зөлфия Мөхәммәтҗанова Людмилага багышлап язган шигырен бүләк итте, Түбән Чыршылы мәктәбеннән килгән 8 нче сыйныф укучылары Янсылу белән Илһам шагыйрәнең “Күңелемә кояш элдем” шигырен сәнгатьле итеп укыдылар. Кичә ахырында Габдулла Тукайның сүзләренә язылган “Туган тел” җыры һәм керәшен халык җырлары яңгырады. Очрашу чәй табыны янында дәвам итте.

 



К списку новостей