• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Лениногорский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан / Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" "Федотовка төп гомуми белем бирү мәктәбе" Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7
Телефон: +7(855)-953-28-15
E-Mail: fedotovka87@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ
Руководитель: Кириллова Валентина Семеновна
Год основания учреждения: 1894
У нас учатся: 19 учащихся
У нас учат: 6 учителей

Новости Федотовской школы

5 октября – Всемирный день Учителя

Опубликовано: 05.10.2020

 

БЕР ШИГЫРЬ СИН, УКЫТУЧЫМ.

Йөрәккә чигеп язылган
Бер шигырь син, укытучым.
Ачып һәр көн укый торган
Бер шигырь син, укытучым.

Болыт кебек агып килгән,
Кояш кебек калкып килгән,
Сөю офыгыннан менгән
Бер шигырь син, укытучым.

Илемнең һәр почмагында
Тавышың – күңел түрендә.
Юллап-юллап ятланылган
Бер шигырь син, укытучым.

Йөрәгемдә саклап йөрткән,
Һәр сулышта истә тоткан,
Чәчәк кебек хуш ис сипкән
Бер шигырь син, укытучым.

Дөньябызны нурландырган –
Күзең – кояш, күңелең – таң.
Сөю серләрен өйрәткән
Бер шигырь син, укытучым.
(Бәстами Язган, төрек балалар язучысы; Сания Әхмәтҗанова тәрҗемәсе)

          Хөрмәтле Федотовка мәктәбе укытучылары! 
          Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне уңаеннан сезгә ихлас һәм җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерәбез.
          Һәрбер кешенең тормыш сукмагы мәктәптән башлана һәм һәр кешенең үз укытучысы була - ул тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә. Укытучы һөнәре - иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Бәлки шуңадыр да берәү дә үзенең укытучысын онытмый, әхлаклылык, әдәплелек, зыялылык үрнәге, остазы буларак аның образын күңелендә йөртә.
          Сезнең игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз балаларга сәләтләрен ачарга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә. Йөрәгегездә бервакытта да яхшылык һәм зирәклек бетмәсен. Әлеге бәйрәм сезгә бары тик шатлык хисе китерсен. Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Мәктәп администрациясе.



К списку новостей