Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7 |
| Телефон: | +7(855)-953-28-15 |
| E-Mail: | Valentina.Kirillova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ |
| Руководитель: | Кириллова Валентина Семеновна |
| Год основания учреждения: | 1894 |
| У нас учатся: | 14 учащихся |
| У нас учат: | 6 учителей |
Новости Федотовской школы
Игътибар: Бөтендөнья"Татарча диктант" акциясе
Опубликовано: 23.09.202026 сентябрь, 11:00
Татарча диктант — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.
Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе 2020 елның 26 сентябрендә онлайн форматта узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.
«Киңрәк аудиторияне җәлеп итү максатыннан быел акцияне онлайн форматта уздырырга телибез. „ТНВ“ һәм „ТНВ-Планета“ телеканалларында 26 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә туры эфирда диктант укылачак», — диде Ленария Мөслим.
Акцияне оештыручы сүзләренә караганда, санитар-эпидемиологик шартларны үтәп, халыкны традицион форматта аудиторияләрдә дә җыеп булачак. Моның өчен аудитория җыярга теләгән филолог www.diktant.tatar сайтында теркәлү узарга тиеш.
«Туры эфирдан карап өйләрендә диктант язарга теләүчеләр өчен телевизор экраннарында почта адресы һәм Whatsapp номеры күрсәтеләчәк. Язган эшне фотога төшереп, күрсәтелгән адреска җибәрәсе булачак», — дип аңлатты Ленария Мөслим.
Акциянең төп максаты — татар теленә һәм мәдәниятына игътибарны арттыру, аны шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, тел белемен тикшерү мөмкинлеген бирү. Соңгы елларда акция Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре һәм чит илләрдә дә популярлашты.
Акциянең оештыручылары: «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты. Акцияне уздыру өчен җаваплы буларак Бөтендөнья татар яшьләре форумы билгеләнгән.
К списку новостей










