• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Лениногорский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан / Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" "Федотовка төп гомуми белем бирү мәктәбе" Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7
Телефон: +7(855)-953-28-15
E-Mail: fedotovka87@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ
Руководитель: Кириллова Валентина Семеновна
Год основания учреждения: 1894
У нас учатся: 19 учащихся
У нас учат: 6 учителей

Новости Федотовской школы

1 нче Май бәйрәме белән!

Опубликовано: 01.05.2019

          Хөрмәтле хезмәттәшләр, укучылар һәм ата – аналар!

          Барыгызны да 1 нче Май бәйрәме белән котлыйбыз!

          Хезмәт көне, Яз һәм Хезмәт бәйрәме – Рәсәйдә бу көннең нинди генә исемнәре юк. Ә дөньяның 142 илендә 1 нче Май – Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне.

          Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала.

          Ни генә булмасын, 1 нче Май чын – чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап – ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.

          Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәре дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен, ветераннар йөрәгендә бары тик якты хатирәләрне уятсын.

Беренче Май килде җиргә,

Якты нурга күмелеп.

Төрле төскә керде җиһан

Матурлыкка төренеп.

Кулларында төрле шарлар,

Мәйдан тулы балалар,

Шау – шу килеп, көлә – көлә,

Бәйрәмгә куаналар.

Зәңгәр күктә уйнап оча

Аклы – күкле күгәрчен.

Кояшлы матур көннәргә

Куанадыр, күрәсең.

Бакчадагы агачлар да

Матур күлмәген киеп,  

Каршы алды Май бәйрәмен,

Шау чәчәккә күмелеп.

Җырлап килде яз бәйрәме,

Яңа хисләр уятып.

Дулкынланып типте йөрәк,

Өмет белән куанып. (Лилия Ф. Гиматдинова)

Мәктәп администрациясе.

 

 



К списку новостей