Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7 |
Телефон: | +7(855)-953-28-15 |
E-Mail: | fedotovka87@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ |
Руководитель: | Кириллова Валентина Семеновна |
Год основания учреждения: | 1894 |
У нас учатся: | 19 учащихся |
У нас учат: | 6 учителей |
Новости Федотовской школы
Әниләр көне белән!
Опубликовано: 25.11.2018Кадерле әниләр! Бүгенге көндә без зирәклек, юмартлык, хезмәт сөючәнлек үрнәге булган хатын-кыз – анага тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Бу бәйрәм балалар үстерүче, тәрбияләүче, алар тормышта үз юлларын тапсын өчен күп көч һәм сабырлык күрсәтүче барлык әниләргә багышлана. Илебездә ана образы аерым кыйммәткә ия. Шагыйрьләр, рәссамнәр тарафыннан сурәтләнүче Россия хатын – кызы нәзакәтлелек һәм рухи ныклыкны гәүдәләндерә. Юкка гына Бөек Ватан сугышы елларында илне саклауда төп символ итеп Ватан – Ана чакыруы алынмый. Җирдәге һәрнәрсә ана мәхәббәте белән өртелгән. Без әниләребезгә тормыштагы көндәлек мәшәкатьләре, йокысыз төннәре, эчкерсез мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәбез, болар барысы бергә безнең яшәешебезне тагын да мәгънәлерәк, безне бәхетлерәк итә. Бәйрәм көндә сезнең өчен бары изге, матур теләкләр генә яңгырасын, балаларыгыз сезне уңышлары белән сөендерсен, кайгыртучанлык күрсәтсен. Бәйрәм уңаеннан укучыларга мөрәҗәгать итеп, бу көнне сезнең иң беренче һәм кичектергесез эшегез – әниләрне котлау булырга тиешлеген искәртәбез. Аларга үзегезнең кайгыртучанлыгыгызны, рәхмәтле булуыгызны җиткерегез. Кадерле әниләр һәм әбиләр, сезгә сәламәтлек, иминлек, гаилә учагы җылысы, чиксез мәхәббәт, хатын-кыз бәхете телибез. Һәр әнинең күңеле шат, кәефе күтәренке булсын. Бәйрәм белән! Хөрмәт белән мәктәп администрациясе.
К списку новостей