Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7 |
| Телефон: | +7(855)-953-28-15 |
| E-Mail: | Valentina.Kirillova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ |
| Руководитель: | Кириллова Валентина Семеновна |
| Год основания учреждения: | 1894 |
| У нас учатся: | 14 учащихся |
| У нас учат: | 6 учителей |
Новости Федотовской школы
Соңгы кыңгырау – 2018
Опубликовано: 24.05.2018Соңгы кыңгырау яңгырый – сихри аваз,
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны.
Шомыртларга аклык, күкләргә зәңгәрлек иңгән бик матур көндә – бүген мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. Бәйрәмдә район мәгариф идарәсе методисты Э. Ф. Ахмадиева, Федотовка авыл җирлеге башлыгы В. И. Павлова, ветеран укытучы Л. В. Ильина катнашты. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 6 укучыбызга, гомумән, барлык укучыларга алар иң матур теләкләрен җиткерделәр, уңышлар теләделәр. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларынга алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.
Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын. Ак юллар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау – әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Сезнең юллар вакыт юлында гел,
Сезнең юллар вакыт иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә укучылар!
К списку новостей










