Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7 |
| Телефон: | +7(855)-953-28-15 |
| E-Mail: | Valentina.Kirillova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ |
| Руководитель: | Кириллова Валентина Семеновна |
| Год основания учреждения: | 1894 |
| У нас учатся: | 14 учащихся |
| У нас учат: | 6 учителей |
Новости Федотовской школы
Белем көне белән!
Опубликовано: 01.09.2017
Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Бүген барлык укучылар мәктәпкә яңадан килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт.
Федотовка мәктәбендә барлык укучылар өчен Белем бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1 нче сыйныфка укырга керүче балалар өчен бигрәк тә дулкынландыргыч булды.
Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык – сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!
К списку новостей










