Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7 |
| Телефон: | +7(855)-953-28-15 |
| E-Mail: | Valentina.Kirillova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ |
| Руководитель: | Кириллова Валентина Семеновна |
| Год основания учреждения: | 1894 |
| У нас учатся: | 14 учащихся |
| У нас учат: | 6 учителей |
Новости Федотовской школы
Әлифба бәйрәме
Опубликовано: 17.04.2017Бүген укучы гомерендә бер генә мәртәбә була торган, кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәменең берсе – Әлифба бәйрәмеүтте. 8 ай эчендә алар укырга, язарга, санарга өйрәнгәннәр. 3 кенә бөртек булсалар да, татар телендә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Тукай абыйларын да искә алдылар: “Туган тел” җырын җырладылар, шигырьләрен сәхнәләштерделәр.
Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясында беренче адымы Әлифбадан башлана. Әлифбаны укып чыгу - укучы гомерендәге беренче җиңү.
Беренчеләр хәзер «Туган тел» китабын укый. Ләкин Әлифба аларны гомер буе озата барачак. чөнки ул сабый күңелен Белем иленә алып керде һәм дөнья киңлекләренә мөмкинлек ачты. Ана теленең аһәңен ачып бирүче ул китаптан балалар күңеленә миллилек, телебезгә мәхәббәт тә мәңгегә кереп урнашкандыр.
Беренче сыйныф укучыларына һәм аларның сыйныф җитәкчесе Нина Ивановнага зур уңышлар телибез.
Мәктәптә бүген Әлифба бәйрәме
Нинди матур бу көн! Әй, ямьле!
Алъяпкыч, якалар - ап-актан,
Кызларның чәчендә – ак бантлар!
Малайлар да бүген шук түгел,
Акыллы һәм уйчан йөзле.
Балалар битендә балкучы -
Мәгърифәт нуры бит үзе!
Иң түрдә - ӘЛИФБА китабы,
Һәр бите елмая, нур чәчә .
Хәрефләр дә килгән котларга,
Туган телемдә алар эндәшә:
"Белем дигән зур дөньяның
Ачкычы ул изге Әлифба!
Әлифбаны сиңа бүләк иткән
Тукай телен, дустым, онытма!"
Зөһрә Хәкимуллина – Хафизова
К списку новостей










