Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7 |
| Телефон: | +7(855)-953-28-15 |
| E-Mail: | Valentina.Kirillova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ |
| Руководитель: | Кириллова Валентина Семеновна |
| Год основания учреждения: | 1894 |
| У нас учатся: | 14 учащихся |
| У нас учат: | 6 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
График прохождения промежуточной аттестации за 2018 – 2019 учебный год 07.05.2019

1 класс – с 04. 05. по 18. 05. 2019 года
2 – 8 классы – с 03. 05. по 24. 05. 2019 года.
-
Яблони Победы 06.05.2019

Бүген Җиңү көне уңаеннан 7 – 8 нче сыйныф укучылары укытучылар белән бергә дәресләрдән соң мәктәп бакчасына 12 төп яшь алмагач утырттылар.
-
Учи.русский с увлечением! 05.05.2019

Учащиеся 5 – 8 классов с увлечением занимаются на образовательном портале “Учи.ру” во время внеурочной деятельности по рускому языку с учителем Елизаветой Ивановной.
-
О горячей линии 13 мая 04.05.2019

С целью выявления и анализа системных проблем в сфере реализации прав детей на отдых и оздоровление несовершеннолетних и оказания гражданам консультативной помощи по вопросам организации летнего отдыха детей 13 мая 2019 года в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа «горячей линии» по телефонам 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
В работе телефона «горячей линии» запланировано участие представителей Аппарата Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан, Министерства молодежи Республики Татарстан, Министерства образования и науки Республики Татарстан и МБУ «Городской центр «Ял» г.Казани.
В рамках телефона «горячей линии» можно будет задать вопросы, касающиеся вопросов организации отдыха детей, находящихся в трудной жизненной ситуации, детей-сирот и детей, оставшихся без попечения родителей, а также детей с ограниченными возможностями здоровья, порядка приобретения путевок для несовершеннолетних, категорий граждан, имеющих право приобретения бесплатных (льготных) путевок в детские оздоровительные лагеря, организации питания в лагерях и в дороге, иные вопросы в сфере реализации прав детей на отдых и оздоровление несовершеннолетних.
-
1 нче Май бәйрәме белән! 01.05.2019

Хөрмәтле хезмәттәшләр, укучылар һәм ата – аналар!
Барыгызны да 1 нче Май бәйрәме белән котлыйбыз!
Хезмәт көне, Яз һәм Хезмәт бәйрәме – Рәсәйдә бу көннең нинди генә исемнәре юк. Ә дөньяның 142 илендә 1 нче Май – Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала.
Ни генә булмасын, 1 нче Май чын – чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап – ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.
Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәре дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен, ветераннар йөрәгендә бары тик якты хатирәләрне уятсын.
Беренче Май килде җиргә,
Якты нурга күмелеп.
Төрле төскә керде җиһан
Матурлыкка төренеп.
Кулларында төрле шарлар,
Мәйдан тулы балалар,
Шау – шу килеп, көлә – көлә,
Бәйрәмгә куаналар.
Зәңгәр күктә уйнап оча
Аклы – күкле күгәрчен.
Кояшлы матур көннәргә
Куанадыр, күрәсең.
Бакчадагы агачлар да
Матур күлмәген киеп,
Каршы алды Май бәйрәмен,
Шау чәчәккә күмелеп.
Җырлап килде яз бәйрәме,
Яңа хисләр уятып.
Дулкынланып типте йөрәк,
Өмет белән куанып. (Лилия Ф. Гиматдинова)
Мәктәп администрациясе.
-
У нас есть победители! “Эрудит” олимпиадасының нәтиҗәләре уңышлы! 30.04.2019

“Эрудит” татар теленнән республика олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды. Менә алар: 5 нче сыйныф укучысы Павлова Лидия – 1 нче урын, 4 нче сыйныф укучылары Степанова Эвелина һәм Григорьева Дарья – 2 нче урын! Котлыйбыз! Молодцы!
-
Җиңү көненә әзерләнә башладык.
29.04.2019
Укучылар педагог – оештыручы Афанасьева Г. И. белән 9 нчы Майга әзерләнәләр.
-
Язгы өмә. #ЭКОВЕСНА 2019 продолжается. Всероссийский экологический субботник. 27.04.2019

Республикабызда, шул исәптән Лениногорск муниципаль районында да, 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр санитар – экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде. Бу акция дәвамында өмәләр оештырылачак. Аның шарты буенча һәр кеше үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә, табигатебезнең гүзәл, сулар һавабызның саф, эчәр суларыбызның чиста булуына өлеш кертергә тиеш. Икеайлык кысаларында мәктәбебез тирәсендә кабат өмә оештырылды. 2 нче дәрестән соң 5 – 8 нче сыйныф укучылары “Мәктәп чишмәсе” тирәсен җыештырдылар, агач кәүсәләрен агарттылар, көнкүреш чүп – чарларын җыеп түктеләр, бакча казыдылар, суган утырттылар.
-
Апушның тылсымлы төшләре. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел. 26.04.2019

Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Татар шигъриятендә Тукай – иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Шул уңайдан мәктәбебездә “Апушның тылсымлы төшләре” исемле әдәби – музыкаль кичә үтте. Чарада 1 – 8 нче сыйныф укучылары актив катнашты: “Кызыклы шәкерт” шигырен, “Бала белән Күбәләк” җырын сәхнәләштерделәр, шагыйрь шигырьләрен сөйләделәр, язучының иҗаты белән тагын да якынрак таныштылар, Тукай сүзләренә язылган җырларга клиплар, “Шүрәле” мультфильмын карадылар, Кырлай авылындагы музей комплексына виртуаль экскурсия ясадылар, “Туган тел” җырын бергәләп башкардылар. Мероприятие эчтәлекле, күңелле узды.
Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы,
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны!
Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп, -
Халкың килде сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән белдереп.
-
ВПР по математике в 6 классе, по русскому языку в 5 классе
25.04.2019
Бүген 6 нчы сыйныф укучылары математикадан, 5 нче сыйныф укучысы рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнаштылар.










