Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7 |
| Телефон: | +7(855)-953-28-15 |
| E-Mail: | Valentina.Kirillova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ |
| Руководитель: | Кириллова Валентина Семеновна |
| Год основания учреждения: | 1894 |
| У нас учатся: | 14 учащихся |
| У нас учат: | 6 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Язгы бакча эшләре 15.05.2018

Язның бер көне ел туйдыра. Бүген мәктәп яны участогында эш гөрли. Җирләр эшкәртеп, түтәлләр ясала, яшелчәләр утыртыла. 1 – 6, 9 нчы сыйныф укучылары 3 нче дәрестән соң мәктәп бакчасында кишер, чөгендер һәм бәрәңге утырттылар.
- Информация. Об апелляциях и графике обработки 14.05.2018
-
Информация для родителей и выпускников! Елабужский колледж искусств принимает на бюджетное обучение. 12.05.2018

-
Татар теленнән “Эрудит” нәтиҗәләре
11.05.2018
Известны результаты республиканской предметной олимпиады для школьников 1 – 7 классов «Эрудит» по предмету татарский язык. Иванова Мария (7 класс) и Фёдорова Милена (5 класс) заняли 3 место и стали лауреатами. Иванова Кристина, ученица 5 класса, заняла 2 место и стала призёром. Молодцы! Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
Информация родителям и выпускникам 9 - х класов. День открытых дверей в ГАПОУ "КГАМТ им. Л. Б. Васильева"
10.05.2018
/Объявление. День открытых дверей в ГАПОУ "КГАМТ им. Л. Б. Васильева".docx
-
Бөек Җиңү көне белән! 09.05.2018

Искә алыйк, үлеп калган,
Исемнәре югалган.
Илнең батыр егетләрен
Сугыш утында янган.Искә алыйк илен саклап
Сугышкан әтиләрне,
Ирләр кебек, үгез җигеп
Җир сөргән әниләрне.Искә алыйк, башны иеп
Сөя дә алмый калып,
Япь-яшь кенә егетләр
Сугышта калган үлеп.Искә алыйк туташларны,
Шәфкәть кулларын сузып
Коткарып солдатларны
Үзләре калган үлеп.Искә алыйк балаларны
Партизан булып йөреп,
Фашистлар белэн сугышкан
Кечкенә генә булып.Искә алыйк лагерларда,
Җаза утында янып,
Интегеп үлгәннәрне
Күп газапны кичереп…Искә алыйк әниләрне
Сугыштан хәбәр көтеп,
Көне, төне утырганнар
Сагыш утында янып.Оныта күрмик дусларым
Авыр сугыш елларын,
Шул сугышны жинеп чыккан
Илнен батыр улларын.Лилия Гиматдинова
-
Федотовкада тантаналы митинг 08.05.2018

Бүген Федотовка авылында зур тантана – Бөек Җиңүнең 73 еелыгы уңаеннан митинг һәм бәйрәм чаралары оештырылды. Чараларда сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, авыл халкы, мәктәп укучылары катнашты. Митинг “Үлемсез полк” акциясе белән башланып китте. Аннан соң сүзне район вәкиле, авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе, сугыш чоры балалары һәм мәктәп укучылары дәвам итте. Барлык чыгышлар да “Сугыш афәте бүтән беркайчан да кабатланмасын!” дигән теләкләр белән тәмамланды. Яу кырында ятып калган һәм исән – сау кайтып та, инде безнең арабызда булмаган батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды һәм алар хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салынды.
-
Кузьминовка авылында митинг 08.05.2018

Кузьминовка авылында урнашкан мемориал янында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты. Ил азатлыгы өчен башын салганнар тагын бер тапкыр искә алынды, аларга карата рәхмәт сүзләре яңгырады. Әби – бабайлар, апа – абыйлар, яшьләр, мәктәп укучылары обелиск алдына чәчәкләр салды.
-
Үлемсез полк 08.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап, Халыкара "Үлемсез полк" акциясе үткәрелә. Акция сугыш ветераннарын хөрмәтләү, алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан уздырыла. Русиянең барлык төбәкләрендә үткән "Үлемсез полк" акциясенә Татарстан, шул исәптән Лениногорск районының Федотовка авылы халкы да бик теләп кушылды.
Укучылар укытучылар белән берлектә "Үлемсез полк" составында ил азатлыгы өчен башын салганнар ветераннарның фотопортретларын әзерләделәр. Акция кысаларында мәктәп укучылары кулларына якыннарының - Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын һәм шарлар тотып, батырларның истәлеген мәңгеләштергән һәйкәл янына юл алды. Һәр портрет – үзе бер тарих, истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында хатирәләр халык күңеленнән җуелмас, буыннан буынга тапшырылып килер. Дан Сезгә, хөрмәтле ветераннар! Безнең арада булмасагыз да, без Сезне хәтерлибез.
-
Митинггка чакыру. “Үлемсез полк” россиякүләм акциясенә кушыл! 07.05.2018

Быел Федотовка авылында 8 нче Май көнне иртәнге сәгать 10. 00 да Билгесез солдат һәйкәле янында, Кузьминовка авылында исә сәгать 11. 00 дә мемориал янында митинг узачак.
Хөрмәтле авылдашлар! Сезнең һәммәгезне дә бу митингта көтеп калабыз. Безгә Җиңү язын алып килгән ветераннарыбызга рәхмәт хисләрен бергәләп чагылдырыйк.










