Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423295, Республика Татарстан, Лениногорский район, село Федотовка, ул. Советская, д. 7 |
| Телефон: | +7(855)-953-28-15 |
| E-Mail: | Valentina.Kirillova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Федотовская основная общеобразовательная школа" МО ЛМР РТ |
| Руководитель: | Кириллова Валентина Семеновна |
| Год основания учреждения: | 1894 |
| У нас учатся: | 14 учащихся |
| У нас учат: | 6 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Федотовская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Мы смотрели кино
13.03.2019
Бүген мәктәпкә шәһәр мәдәният сараеннан кинолекторий килде. 1 – 8 нче сыйныфлар “Тимур һәм команда” исемле режиссёр Наталья Галузо төшергән балалар уен фильмын карадылар. Кино бик ошады.
-
Өйрәнү эвакуациясе 12.03.2019

Бүген янгын куркынычсызлыгын тикшерү максатыннан өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Мәктәптәге барлык укучылар һәм укытучылар тиз арада чыга алдылар һәм вакыт регламентына сыештылар.
-
Инструкция по настройке приёма цифрового эфирного телевидения. 11.03.2019

-
8 нче Март белән котлыйбыз! 08.03.2019

Хөрмәтле хатын-кызлар!
Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.
Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
Мәктәп администрациясе.
-
Бәйрәм белән, әнием! 07.03.2019

Бүген мәктәбебездә “Бәйрәм белән, әнием!” дип исемләнгән кичә узды. Чарада укучылар әниләренә матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Соңыннан “Ягез әле, кызлар!” конкурсы үтте. Ике командага бүлешеп, бөтен мәктәп кызлары осталыкларын күрсәттеләр. Ярышта дуслык җиңде.
-
Әлифба бәйрәме 05.03.2019

Мәктәбебездә “Әлифба бәйрәме”! Әлеге чара бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Алга таба 1 нче сыйныф укучыларына һәм укытучылары Григорьева Лилия Андрей кызына уңышлар телибез. Белем үрләрен җиңел яуласыннар.
-
Котлыйбыз! 02.03.2019

Тарих һәм география укытучысы Григорьев Александр Семион улының 2 нче март көнне алтын юбилее.
Хөрмәтле Александр Семионович! Сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә зур уңышлар, озын гомер һәм дөнья иминлеге телибез.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте Сездә
Янып торсын җәйге учактай.
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай. -
Участие в первенстве г. Лениногорска по шахматам среди учебных заведений, предприятий и организаций
01.03.2019
Учитель математики Габдуллин М. Ш. 2 марта будет участвовать в первенстве по шахматам, и представлять нашу школу в городе. Желаем ему успехов!
-
Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! 22.02.2019

Ватанны саклаучылар көне –
Ул бит чын ирләрнең бәйрәме.
Туар таңнарыбыз тыныч булсын,
Артсын бәхет – шатлык күләме.
Кадерле ир – укытучыларыбыз, малайлар, егетләр! Сезнең барыгызны да 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Ил – көннәребез аяз булсын, һәрберегез сәламәт, көр күңелле булыгыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышларга ирешегез!
Мәктәп администрациясе
-
Халыкара туган тел көне. 21 февраля - Международный день родного языка 21.02.2019

Бүген мәктәбебездә дәресләрдән соң “Халыкара туган тел көне” үткәрелде. 1 – 8 нче сыйныф укучылары 3 командага бүленеп, рус теле һәм татар телләреннән белемнәре буенча көч сынаштылар. Ярышта катнашучылар әкият яздылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. 1 нче сыйныф укучылары татар халык биюен башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, туган телгә мәдхия җырладылар. 4 – 8 нче сыйныфлар чуаш халык җырын башкардылар. Тарих укытучысы Григорьев А. С. керәшен халык киемнәрен күрсәтеп сөйләде, тел үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирде, авылда яратып җырлана торган “Безнең ил” җырын башкарды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Степанова М. Н. “Туган телем” җырын җырлады. Чара Г. Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Мероприятиене рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ильина Е. И. алып барды.










