Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №4 города Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Лениногорск шәһәренең 4нче санлы балалар бакчкасы "
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Тукая, д. 27А |
| Телефон: | +7(855)-955-75-33 |
| E-Mail: | Gulfiya.Nizamova4@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4" |
| Руководитель: | Низамова Гульфия Яхиевна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 124 |
| У нас учат: | 11 |
Новостной блок детского сада/ Балалар бакчасы яңалыклары
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
«Здравствуй, Осень золотая!». 17.11.2025

Поздравляем воспитанника подготовительной группы Ахмадуллину Ралину с победой на республиканском творческом конкурсе «Здравствуй, Осень золотая!».
Желаем удачи и новых побед!
Подготовила педагог Миназова Эльвира Масхутовна -
«Здравствуй, Осень золотая!» 17.11.2025

Поздравляем воспитанника средней группы Самигуллина Азамата с победой на республиканском творческом конкурсе «Здравствуй, Осень золотая!».
Желаем удачи и новых побед!
Подготовила педагог Муслихова Гульфия Фаритовна -
"ТАТАРЧА ДИКТАНТ” 15.11.2025

14 ноябрь көнне "Лениногорск шәһәренең 4 санлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә дә "ТАТАРЧА ДИКТАНТ” чарасы оештырылды.
Катнашу барлык теләүчеләр өчен ирекле иде. Акциядә катнашучылар өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәятләр тәрҗемәсеннән өзек тәкъдим ителде.Әлеге акция татар телен сөючеләрне берләштерүгә, дөрес язу һәм әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов:
- «Татарча диктант» акциясе Татарстан белән генә чикләнми, Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән, чит илләрдә дә диктант язу нокталары оештырыла. Диктантның билгеләре 30 көн дәвамында билгеле була. Син дә кушыл!Оештыручы булу — бик җиңел!
Нишлибез?Рәсми сайтка керәбез: diktant.tatar
«Теркәлү» төймәсенә басабыз.
«Сез кем?» соравына «Оештыручы» дип җавап бирәбез.
Үзебез турында мәгълүматны язып, теркәлүне тәмамлыйбыз.
Шәхси кабинетта диктант язу ноктасын булдырабыз.Шуннан соң «Материаллар» бүлегенә керергә кирәк. Биредә барлык кирәкле материаллар — афиша, текстлар, бланклар, тикшерү критерийлары һәм башка документлар — урнаштырылачак. Аларны йөкләп алып, билгеләнгән көнне диктантны уздыра аласыз. #татарчадиктант2025
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2025

Бердәм булыйк! Бергә булыйк!
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Яшәешебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. -
"Күпмилләтле Лениногорск- Дуслык күпере" балалар фестивале 29.10.2025

Бүген Мәдәният йортында "Күпмилләтле Лениногорск- Дуслык күпере" балалар фестивале үтте. Бакчабызның "Бәхетле балачак" бию ансамбле,татар биюен башкарып, лаеклы 1 урынны яулады ( җитәкчесе Гиззатуллина Р.Р.)
Чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! Яңадан- яңа иҗади уңышлар телибез! -
"Күпмилләтле Лениногорск- Дуслык күпере" балалар фестивале. 29.10.2025

Бүген Мәдәният йортында "Күпмилләтле Лениногорск- Дуслык күпере" балалар фестивале үтте. Бакчабызның иң сәләтле балалары "сәнгатьле сөйләм" номинациясендә катнашып мактаулы урыннарга да ия булдылар.
Халилов Амир -3 урынны, Галимова Ясмина- 3 урынны, Нуртдинова Риана- 2 урынны яуладылар. Зиннуров Камил, Хабирова Эллари катнашучы дипломына ия булдылар.( җитәкчеләре Миназова Э. М. Һәм Асхатова Г. А.)
Җиңүчеләргә яңадан яңа уңышлар, яңа җиңүләр телибез! -
Бакчабызда көзге кул эшләренә конкурсы нәтиҗәләре. 24.10.2025

Бакчабызда көзге кул эшләренә конкурс игълан ителгән иде. Барлык эшләрне карап, урыннар чыгарылды. Балалар дипломнар белән бүләкләнде.Афәрин
-
Сөмбеләдә кунакта! 21.10.2025

Кечкенәләр төркемендә көзге бәйрәм иртәсе үтте Бәйрәмгә, үзенең күчтәнәчләре белән, Сөмбелә килде. Матур җырлар, уеннар белән үрелеп барды бәйрәм иртәсе.
-
Зурлар төркемендә көзге күңел ачу иртәсе.Карачкыда кунакта 21.10.2025

Зурлар төркемендә " Алтын көз" бәйрәм иртәсе үтте. Балалар Карачкы белән төрле маҗараларга юлыктылар. Бәйрәм җыр- биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды.
-
Бакчабызда театр көне! 17.10.2025



















